Зәбур 40:1—17

  • Тиңдәшсез Аллаһыга рәхмәтләр белдерү

    • Аллаһының эшләре санап бетергесез күп (5)

    • Корбаннар Аллаһы өчен иң мөһиме түгел (6)

    • «Синең ихтыярыңны үтәү... рәхәтлек китерә» (8)

Дирижер өчен. Давытның җыры. 40  Мин Йәһвәгә чын күңелдән өметләндем,*Һәм ул иелеп, минем ярдәм сорап кычкыруымны ишетте.+  Ул мине сулары шаулап аккан чокырдан,Баткаклыктан тартып чыгарды. Ул аякларымны кыя өстенә бастырды,Мине каты җирдән атлатты.  Аннары ул авызыма яңа җыр+Аллаһыбызны мактау җыры салды. Күпләр моны курку-хөрмәт белән күзәтерҺәм өметләрен Йәһвәгә баглар.  Йәһвәгә таянган кеше,Үзбелдекле* яки ялган юлыннан йөрүче адәмнәргә өметләнмәгән кеше бәхетле.  Никадәр күп гаҗәеп эшләр башкардың син,И Йәһвә Аллаһым,Безгә карата уй-ниятләрең шундый күп!+ Беркем дә сиңа тиңләшә алмый.+ Аларны әйтеп-сөйләп бирергә тырышкан булсам да,Алар санап бетергесез күп булыр иде!+  Корбан да, бүләк тә син теләмәдең,*+Ә тыңлар өчен колакларымны ачтың.*+ Син яндыру корбаннары һәм гөнаһ йолу корбаннары сорамадың.+  Шунда мин: «Менә, мин килдем. Язма төргәктә минем хакта язылган+,— дидем.—  Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә,*+Синең кануның йөрәгем түрендә.+  Мин зур җыелышта тәкъвалык турында яхшы хәбәр игълан итәм.+ Менә, мин авызымны сөйләүдән тыймыйм,+И Йәһвә, син бит моны яхшы беләсең. 10  Мин синең тәкъвалыгыңны йөрәгемдә ябып тотмыйм,Тугрылыгыңны һәм коткаруыңны белдерәм,Тугры мәхәббәтеңне һәм хакыйкатеңне зур җыелыш алдында яшермим».+ 11  И Йәһвә, мине үз шәфкатеңнән аерма. Тугры мәхәббәтең һәм хакыйкатең мине гел саклап торсын иде.+ 12  Мине чолгап алган бәла-казалар санап бетерерлек түгел.+ Гөнаһларымның күплеге аркасында мин юлымны күрмәс булдым.+ Алар башымдагы чәчләремнән дә күбрәк. Шунлыктан өметем сүрелде, рухым төште.* 13  И Йәһвә, мине коткарчы.+ И Йәһвә, миңа ярдәмгә ашык.+ 14  Җанымны эзләүчеләрнең һәммәсе Оятка калсын һәм мәсхәрәгә төшсен иде. Бәламә сөенүчеләр,Хурлыкка калып, чигенсен иде. 15  Миңа: «Сиңа шул кирәк!» — диючеләрОятларыннан пошаманга калсын иде. 16  Ә сине эзләүчеләр+ Сиңа сөенеп куансыннар,+Коткаруыңны зарыгып көтүчеләр бертуктаусыз: «Йәһвә зурлансын!» — дисеннәр.+ 17  Мин исә ярдәмгә мохтаҗ һәм мескен. Йәһвә миңа игътибар итсен иде. Син ярдәмчем минем һәм коткаручым.+ Аллаһым минем, тоткарланма.+

Искәрмәләр

Яки «Йәһвәне сабырлык белән көттем».
Яки «Башбаштак булган».
Яки «сиңа шатлык китермәде».
Кайбер кулъязмаларда: «Сиңа корбан да, бүләк тә кирәк булмады, ләкин син минем өчен тән әзерләдең»,— диелә. Ев 10:5 белән чагыштыр.
Яки «минем теләгем».
Яки «кыюлыгым җуелды».