Зәбур 41:1—13
Дирижер өчен. Давытның җыры.
41 Мескен* адәм турында кайгырткан кеше бәхетле,+Йәһвә аны бәла-каза килгән көнне коткарыр.
2 Йәһвә аны саклар һәм исән калдырыр.
Ул җир йөзендә бәхетле дип аталыр,+Син аны дошманнары ихтыярына* һич бирмәссең.+
3 Урын өстендә яткан чагында Йәһвә аңа таяныч булыр,+Авырган чагында син аның турында кайгыртырсың.
4 Мин: «И Йәһвә, миңа илтифат кыл+,— дидем.—Мине савыктыр,+ чөнки мин сиңа каршы гөнаһ кылдым бит».+
5 Ләкин дошманнарым минем хакта яманны сөйли:
«Кайчан соң ул үләр? Аның исеме кайчан юкка чыгар?»
6 Дошманнарның берәрсе мине күрергә дип килгәндә, аның йөрәге ялган сөйли.
Ул миңа каршы начарлык эзли,Аннары, чыгып китеп, шуны һәркайда тарата.
7 Мине күралмаучыларның барысы да пышылдаша.
Алар миңа каршы начарлык ниятләп, болай ди:
8 «Аның башына бәла төште,Менә, ул түшәк өстендә ята, ул инде тора алмас».+
9 Хәтта мин таянган, миңа якын дус булган,+Икмәгемне ашаган кеше миңа каршы чыкты.*+
10 Ләкин син, и Йәһвә, миңа илтифатлы бул һәм мине савыктыр,Шулчак мин аларга кылган эшләре өчен җәза бирә алырмын.
11 Дошманымның минем өстән тантана итә алмавыннан+Мине хуп күргәнеңне белермен.
12 Саф булганым өчен син мине ныгытасың,+Син мине мәңге хуш күрерсең.+
13 Исраилнең Аллаһысы ЙәһвәМәңге* макталсын.+
Амин, амин!