Зәбур 42:1—11

  • Аллаһыны, Бөек Коткаручыны буларак, мактау

    • Аллаһыга болан суга сусаган кебек сусау (1, 2)

    • «Ник күңелем төшенке?» (5, 11)

    • «Аллаһыны көт» (5, 11)

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ маскилы.* 42  Су агымнарына омтылган болан күк,Җаным сиңа тартыла, и Ходаем.   Җаным Аллаһыга, тере Аллаһыга сусый.+ Кайчан соң мин Аллаһы алдына килеп, аңа күренермен?+   Көн дә, төн дә күз яшьләрем — минем ризыгым. Кешеләр көне буе: «Кая соң синең Аллаһың?» — диеп, миннән мыскыллап көлә.+   Үткәннәрне хәтергә төшерәм һәм күңелемне* бушатам,*Чөнки бервакыт мин күпсанлы халык белән йөргән идем,Бәйрәм үткәрүче халыкныңШатлану һәм рәхмәт белдерү авазлары астындаАны тантана белән* Аллаһы йортына алып барган идем.+   Ник күңелем төшенке?+ Ник эчемдә шундый тынычсызлык? Аллаһыны көт,+Ул бит минем Бөек Коткаручым, аны мактаудан туктамам.+   Раббым, минем күңелем төшенке.+ Менә ни өчен мин синеҮрдү́н җирендә, Хәрму́н түбәләрендә,Миза́р тавында* искә төшерәм.+   Шарлавыкларың тавышын ишетеп,Тирән сулар тирән суларга дәшә. Бөтен ярсулы дулкыннарың мине каплап алды.+   Көндезен Йәһвә мине тугры мәхәббәте белән бүләкләр,Ә төнен мин аның турында җырлармын, тормышым Аллаһысына дога кылырмын.+   Кыяташым Аллаһыма мин: «Нишләп син мине оныттың?+ — диярмен.—Нишләп мин дошман җәберләвеннән кайгырып йөрергә тиешмен?»+ 10  Дошманнарым мине ачы нәфрәт белән* мыскыллый,Көне буе алар: «Кая соң синең Аллаһың?» — диеп, миннән мыскыллап көлә.+ 11  Ник күңелем төшенке? Ник эчемдә шундый тынычсызлык? Аллаһыны көт,+Ул бит Бөек Коткаручым, Аллаһым минем; аны мактаудан туктамам.+

Искәрмәләр

Яки «җанымны». Сүзлекне к.
Яки «һәм эчемнән күңелемне бушатам».
Яки «әкрен генә».
Яки «Кечкенә тауда».
Я, бәлки, «сөякләремне сындыргандай».