Зәбур 43:1—5

  • Аллаһы хөкемче буларак коткара

    • «Үз яктылыгыңны һәм хакыйкатеңне җибәр» (3)

    • «Ник күңелем төшенке?» (5)

    • «Аллаһыны көт» (5)

43  И Аллаһым, хөкем ит мине,+Тугрылыксыз халыкка каршы булган хөкем эшемне якла.+ Алдакчы һәм гаделсез кешедән коткар мине.   Син бит минем Аллаһым, ныгытмам минем.+ Нигә син мине кире кактың? Нишләп мин дошман җәберләвеннән кайгырып йөрергә тиешмен?+   Үз яктылыгыңны һәм хакыйкатеңне җибәр.+ Алар мине йөртсеннәр иде,+Изге тавыңа һәм бөек чатырыңа алып барсыннар иде.+   Шунда мин Аллаһының мәзбәхе янына,+Чиксез шатлыгым Аллаһысы янына килермен. Һәм сине, и Аллаһы, Раббым минем, арфа уйнап мактармын.+   Ник күңелем төшенке? Ник эчемдә шундый тынычсызлык? Аллаһыны көт,+Ул бит Бөек Коткаручым, Аллаһым минем; аны мактаудан туктамам.+

Искәрмәләр