Зәбур 45:1—17

  • Майланган патшаның туе

    • Патшаның сүзләре ягымлы (2)

    • «Аллаһы — мәңгегә синең тәхетең» (6)

    • Патшаның күңеле кәләшнең гүзәллегенә тартыла (11)

    • Угыллар бөтен җир буйлап мирзалар булачак (16)

Дирижер өчен: «Лаләләр»гә* салынган. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Маски́л.* Ярату җыры. 45  Яхшы сүз күңел кылларымны тибрәтте. «Язган җырым патша турында»+,— диям мин. Телем оста күчереп язучының+ каләме+ күк булсын иде.   И патша, син — кеше улларының иң күркәме. Авызыңнан ягымлы сүзләр агыла.+ Шуңа күрә Аллаһы сине мәңгегә фатихалады да.+   И гайрәтле сугышчы,+ кылычыңны билеңә так,+Үзеңне бөеклегең һәм мәһабәтлегең белән ура.+   Даның белән җиңүгә* омтыл,+Басынкылар хакына һәм хакыйкать белән тәкъвалык хакына атыңа атланып чап,+Һәм уң кулың курку-хөрмәт уятырлык эшләр башкарыр.*   Синең укларың очлы, кешеләрне алдыңа егып сала,+Алар патша дошманнарының йөрәкләренә кадала.+   Аллаһы — мәңгегә синең тәхетең,+Патшалыгыңның скипетры* — гаделлек скипетры.+   Син тәкъвалыкны яраттың,+ явызлыкны нәфрәт иттең,+Шуңа күрә Аллаһы, синең Аллаһың, шатлык мае белән+ сине иптәшләреңә караганда мулрак майлады.+   Бөтен киемнәреңнән ми́рра, алоэ* һәм ка́ссия исләре килә,Фил сөяге белән бизәлгән мәһабәт сарайдан килгән кыллы кораллар көе сине сөендерә.   Патшаларның кызлары — синең хөрмәтле хатын-кызларың арасында. Офи́р алтыны+ белән бизәнгән патшабикә уң кулың ягына үз урынына басты. 10  Тыңла, и кызым, игътибар ит һәм колак сал,Үз халкыңны һәм әтиеңнең йортын оныт. 11  Һәм патшаның күңеле синең гүзәллегеңә тартылыр,Чөнки ул синең хуҗаң,Шуңа күрә аңа сәҗдә кыл. 12  Яшь кыз Тир бүләк белән килер,Байларның байлары синең илтифатыңны* эзләр. 13  Сарай эчендә* патшаның кызы шөһрәтле. Аның киеме алтын белән бизәкләнгән. 14  Аны зиннәтле итеп тукылган киемдә* патша янына китерерләр. Гыйффәтле иптәш кызлары да аның хозурына* килә. 15  Аларны шатлык-сөенеч белән китерерләр. Алар патша сараена керер. 16  Синең улларың ата-бабаларыңның урынын алыр. Син аларны бөтен җир буйлап мирзалар итеп билгеләрсең.+ 17  Мин исемеңне бөтен киләчәк буыннарга билгеле итәрмен.+ Шуңа күрә кешеләр сине мәңге мактар.

Искәрмәләр

Яки «уңышка».
Сүзгә-сүз «эшләргә өйрәтер».
Күрәсең, алоэ агачы бүлеп чыгара торган хуш исле матдә, алоэ вера түгел.
Яки «хуплавыңны».
Сүзгә-сүз «Эчтә».
Я, бәлки, «Аны чигелгән күлмәкләрдә».
Сүзгә-сүз «синең хозурыңа».