Зәбур 47:1—9

  • Аллаһы бөтен җир өстеннән Патша

    • «Йәһвә курку-хөрмәт уята» (2)

    • «Мәдхияләр җырлагыз Аллаһыга» (6, 7)

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр. 47  Барча халыклар, кул чабыгыз. Кычкырып тантана итегез һәм Аллаһыны шатлык авазлары белән мактагыз.   Чөнки Аллаһы Тәгалә Йәһвә курку-хөрмәт уята,+Ул — бөтен җир өстеннән бөек Патша.+   Ул халыкларны безгә буйсындыра,Милләтләрне аяк астыбызга сала.+   Ул безгә мирасыбызны+Үзе яраткан Ягъкубның горурлыгын сайлый.+ (Села)   Аллаһы — шатлыклы авазлар арасыннан,Йәһвә быргы* тавышлары арасыннан күтәрелде.   Мәдхияләр җырлагыз* Аллаһыга, мәдхияләр җырлагыз. Мәдхияләр җырлагыз Патшабызга, мәдхияләр җырлагыз.   Чөнки Аллаһы — бөтен җирнең Патшасы,+ Мәдхияләр җырлагыз, акыллылык белән эш итегез.   Аллаһы халыклар өстеннән Патша булды.+ Аллаһы үзенең изге тәхетендә утыра.   Ибраһим Аллаһысының халкы белән бергәХалыкларның җитәкчеләре җыелды. Чөнки җирдәге идарәчеләрнең* хуҗасы — Аллаһы. Ул барысыннан да югары тора.+

Искәрмәләр

Яки «мөгез быргы».
Яки «Көй уйнагыз».
Сүзгә-сүз «калканнарның».