Зәбур 49:1—20

  • Байлыкка таяну — акылсызлык

    • Беркем дә башка берәүне йолып ала алмый (7, 8)

    • Аллаһы Кабердән йолып ала (15)

    • Байлык үлемнән коткара алмый (16, 17)

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр. 49  Бар халыклар, тыңлагыз. Бу дөньяда* яшәүчеләр, барыгыз да игътибар итегез.   Зурысы да, кечесе дә,Байлар һәм ярлылар, тыңлагыз.   Минем телем зирәк сүзләр әйтер,Күңелем уйларында+ аңлау чагылыр.   Мин гыйбрәтле сүзләргә колак салырмын,Арфа уйнап, табышмагымны аңлатып бирермен.   Бәла-каза вакытында,Мине бәреп төшерергә тырышучыларның явызлыгы* чолгап алганда,Нигә миңа куркырга?+   Үз мөлкәтенә таянучыларның,+Зур байлыгы белән мактанучыларның+   Берсе дә һичкайчан башка берәүне йолып ала алмый,Аллаһыга аның өчен йолым түли алмый+   (Кеше гомере өчен йолым бәясе шулкадәр югары ки,Ул аның өчен һәрвакыт ирешә алмаслык булып кала),   Ул мәңге яшәсен һәм гүрне күрмәсен өчен, аны коткара алмый.+ 10  Кешеләр хәтта зирәкләрнең дә үлгәнен,Ахмаклар белән акылсызларның бергә һәлак булганын күрә,+Алар үз байлыгын башкаларга калдырырга мәҗбүр була.+ 11  Алар йортларының мәңге,Чатырларының буыннан-буынга торуын тели. Биләмәләрен алар үз исемнәре белән атый. 12  Ләкин кеше, хәтта ихтирам ителсә дә, озак яшәмәс,+Ул үләсе хайваннардан өстен түгел.+ 13  Ахмакларның+ һәм аларга иярүчеләрнең,Аларның буш сүзләреннән рәхәтлек табучыларның юлы менә шундый. (Села) 14  Сарыклар чалу өчен билгеләнгән кебек, алар Кабер* өчен билгеләнгән. Үлем аларга көтүче булачак. Иртән намуслылар алар өстеннән идарә итәчәк.+ Аларның эзе дә калмаячак;+Зиннәтле сарай түгел, ә Кабер*+ аларның йорты булачак.+ 15  Әмма Аллаһы мине Кабер* хакимлегеннән йолып алачак,+Мине кулын сузып тартып чыгарачак. (Села) 16  Кешенең баеп китүеннән,Аның йортының зиннәте артудан курыкма, 17  Чөнки үлгән чакта ул үзе белән бернәрсә дә алып китә алмый.+ Зиннәте дә аның белән бармас.+ 18  Яшәгән чакта ул үзе* белән горурлана.+ (Уңыш казанучы мактап телгә алына.)+ 19  Ләкин ул ахыр чиктә үлеп, ата-бабаларына кушыла. Алар инде беркайчан да яңадан яктылыкны күрмәс. 20  Моны аңламаган кеше, хәтта ихтирам ителсә дә,+Үләсе хайваннардан өстен түгел.

Искәрмәләр

Яки «дөнья төзелешендә».
Сүзгә-сүз «җинаяте».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «җаны».