Зәбур 5:1—12

  • Йәһвә — тәкъваларның сыенычы

    • Аллаһы явызлыкны нәфрәт итә (4, 5)

    • «Мине үзеңнең тәкъвалык сукмагыңнан алып бар» (8)

Дирижер өчен: нехила́т.* Давытның җыры. 5  И Йәһвә, сүзләремә колак сал,+Көрсенүләремне игътибарсыз калдырма.  И Патшам минем, Ходаем,Ярдәм сорап аваз салуыма игътибар ит, мин бит сиңа дога кылам.  И Йәһвә, иртән син тавышымны ишетерсең,+Сиңа иртән үз борчуымны әйтеп бирермен+ һәм җавабыңны өметләнеп көтәрмен.  Син бит явызлыктан рәхәтлек табучы Аллаһы түгел.+ Бер генә яман кеше дә синең яныңда кала алмас,+  Бер тәкәббер кеше дә синең каршыңда тора алмас. Яманлык кылучыларның барын да син нәфрәт итәсең.+  Ялган сөйләүчеләрне син юк итәрсең.+ И Йәһвә, рәхимсез* һәм алдакчы кешеләрдән син җирәнәсең.+  Ә мин, тугры мәхәббәтең бөек булганга,+ синең йортыңа керермен,+Сиңа курку-хөрмәт күрсәтеп, изге гыйбадәтханәңә* карап сәҗдә кылырмын.+  И Йәһвә, дошманнарым аркасында мине үзеңнең тәкъвалык сукмагыңнан алып бар,Миңа юлыңнан абынмый йөрергә ярдәм ит.+  Аларның бер сүзенә дә ышанып булмый бит,Эчләрендә яман нияттән башка һични юк,Аларның бугазлары — ачык кабер,Алар телләре белән юмалый.*+ 10  Әмма Аллаһы аларны гаепле дип игълан итәчәк. Үз мәкерләре аркасында алар һәлак булачак.+ Җинаятьләре күп булганлыктан, алар таралып бетсен,Алар бит сиңа каршы баш күтәрде. 11  Ә синдә сыеныч тапканнарның барысы сөенер,+Алар һәрчак шатланып аваз салыр. Син аларны якларсың,Исемеңне сөючеләр синдә сөенеч табар. 12  Чөнки син, и Йәһвә, тәкъва кешене фатихалыйсың,Синең хуплавың аны калкан кебек яклап торачак.+

Искәрмәләр

Яки «кан коючы».
Яки «изге урыныңа».
Яки «Алар тасма телләнә».