Зәбур 50:1—23

  • Аллаһы тугрыларны һәм явызларны хөкем итә

    • Аллаһының корбан нигезендә төзегән килешүе (5)

    • «Аллаһы ул — Хөкемче» (6)

    • Бөтен тереклек Аллаһыныкы (10, 11)

    • Аллаһы явызларны фаш итә (16—21)

Асафның+ җыры. 50  Аллаларның Аллаһысы Йәһвә*+ әйтте,Ул җирне көнчыгыштан алыпКөнбатышка кадәр судка дәшә.   Матурлыгы тиңсез Сионнан+ Аллаһы балкый.   Аллаһыбыз килер һәм дәшми калмас.+ Аның алдында — йота торган ут,+Аның тирәли көчле давыл котыра.+   Үз халкын хөкем итәр өчен,+Ул күкләрне һәм җирне судка дәшеп:+   «Тугры хезмәтчеләремне,Корбан нигезендә минем белән килешү төзегән хезмәтчеләремне яныма җыегыз»+,— ди.   Күкләр аның тәкъвалыгын игълан итә,Чөнки Аллаһы ул — Хөкемче.+ (Села)   «И халкым, тыңла мине, мин сөйләрмен;Исраи́л, мин сиңа каршы шаһитлек итәрмен.+ Мин Аллаһы, синең Аллаһың.+   Мин сине корбаннарың өчен дә,Һәрвакыт минем алдымда булган тулаем яндыру корбаннарың өчен дә шелтәләмим.+   Миңа абзарларыңдагы үгез дә,Кәҗә тәкәләрең дә кирәк түгел.+ 10  Чөнки урмандагы бар кыргый хайваннар да,Таулардагы бар җәнлекләр дә минеке.+ 11  Мин таулардагы һәр кошны беләм,+Кырлардагы санап бетергесез хайваннар минеке. 12  Ач булсам да, мин сиңа әйтмәс идем,Чөнки җир һәм андагы һәрнәрсә минеке.+ 13  Әллә мин үгез итен ашармынмыҺәм кәҗә канын эчәрменме?+ 14  Аллаһыга корбан сыйфатында рәхмәтләрегезне белдерегез,+Ходай Тәгаләгә биргән вәгъдәләрегезне үтәгез.+ 15  Кайгы-хәсрәт вакытында мине чакырыгыз.+ Мин сезне коткарырмын, һәм сез мине данларсыз».+ 16  Ләкин Аллаһы явызларга болай дияр: «Минем кануннарым турында+Яки килешүем турында сөйләргә ни хакыгыз бар?+ 17  Сез бит тәрбияне* нәфрәт итәсез,Сүзләремне аяк астына салып таптыйсыз.+ 18  Каракны күреп, аны хуплыйсыз,*+Хыянәтчеләр белән аралашасыз. 19  Авызыгызны яманлык таратыр өчен ачасыз,Телегездә — ялган.+ 20  Сез үз туганыгызга каршы сөйләп утырасыз,+Үз әниегез улының хаталарын әйтеп саласыз.* 21  Сез боларны эшләгәндә, мин дәшми тордым,Шуңа сез мине үзегез кебек булыр дип уйладыгыз. Ләкин хәзер мин, сезне фаш итеп,Сезгә каршы булган хөкем эшемне белдерәчәкмен.+ 22  Әй Аллаһыны оныткан бәндәләр,+ моны игътибарга алыгызчы,Югыйсә мин сезне ботарлап ташлармын, һәм сезне коткаручы булмас. 23  Миңа корбан сыйфатында рәхмәтләр белдерүче кеше мине данлый.+ Тәкъвалык юлыннан тайпылмый йөрүче кешенеМин коткарырмын».+

Искәрмәләр

Яки «Илаһи Зат — Аллаһы Йәһвә».
Яки «өйрәтүне».
Я, бәлки, «аңа кушыласыз».
Яки «Үз әниегезнең улын каралыйсыз».