Зәбур 51:1—19

  • Тәүбә итүченең догасы

    • Ана карыныннан ук гөнаһлымын (5)

    • «Гөнаһымнан мине... сафландыр» (7)

    • «Миндә саф йөрәк булдыр» (10)

    • Үкенгән-өзгәләнгән күңелне Аллаһы хуш күрә (17)

Дирижер өчен. Давытның Битсәбия́+ белән якынлык кылгач, Ната́н пәйгамбәр килгәннән соң әйткән сүзләре. 51  И Раббым, тугры мәхәббәтең буенча миңа илтифат күрсәт.+ Бөек шәфкатең буенча җинаятьләремне бетер.+   Гаебемнән мине юып сафландыр,+Гөнаһымнан мине чистарт.+   Мин җинаятьләремне яхшы беләм,Гөнаһым һәрвакыт минем алдымда.*+   Сиңа, иң элек сиңа* каршы гөнаһ кылдым мин,+Синең күзеңдә яман булганны эшләдем.+ Шуңа күрә әйткән чагыңда син гадел,*Хөкем иткәндә — хак.+   Менә, мин гөнаһта гаепле булып тудым,Әнием балага узганнан ук гөнаһлы мин.*+   Менә, син кеше күңелендәге хакыйкатьне хуш күрәсең.+ И Аллаһы, иң ерак күңел төпкелемне чын зирәклеккә өйрәт.   Гөнаһымнан мине иссо́п үсемлеге белән сафландыр, шулчак чиста булырмын,+Юып тазарт мине, шулчак кардан да аграк булырмын.+   Син сындырган сөякләр шатлансын өчен,+Шатлык-сөенеч авазларын ишеттер миңа.   Гөнаһларымны ярлыка,+Бөтен җинаятьләремне җуеп бетер.+ 10  И Раббым, миндә саф йөрәк булдыр,+Эчемә яңа рух, какшамас рух сал.+ 11  Үз яныңнан кума мине,Изге рухыңны алма миннән. 12  Коткаруың китергән шатлыкны кайтар миңа,+Сиңа күндәм булу теләге* уят миндә. 13  Канунны бозучыларны синең юлларыңа өйрәтермен,+Һәм гөнаһ кылучылар сиңа кайтыр. 14  Аллаһым, Коткаручы Аллаһым,+ кан кою гаебеннән йолып ал мине,+Шунда телем шатланып тәкъвалыгыңны игълан итәр.+ 15  И Йәһвә, телемне ач,Авызым сиңа мактау сүзләре белдерер.+ 16  Корбан күңелеңә хуш килми, югыйсә мин аны китерер идем.+ Тулаем яндыру корбаны сиңа шатлык китерми.+ 17  Аллаһы хуплаган корбан — хәсрәтле рух,*И Раббым, үкенгән-өзгәләнгән күңелне син кире какмассың.*+ 18  Илтифатыңны күрсәтеп, Сио́н хакына яхшылык кыл,Иерусалимның стеналарын төзе. 19  Шулчак син тәкъвалыктан чыгып китерелгән корбаннарга —Яндыру корбаннарына һәм тулаем китерелгән бүләкләргә шатланырсың. Шулчак синең мәзбәхеңдә корбан итеп үгезләр китерелер.+

Искәрмәләр

Яки «минем исемдә».
Сүзгә-сүз «сиңа гына».
Яки «тәкъва».
Яки «Әнием мине гөнаһта тапты».
Сүзгә-сүз «Эш итү рухы».
Яки «үкенү рухы».
Яки «үкенгән-өзгәләнгән күңелгә син җирәнеп карамассың».