Зәбур 54:1—7
-
Дошманнардан саклау турында дога кылу
-
«Аллаһы минем ярдәмчем» (4)
-
Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Маски́л.* Давыт бу мәдхияне зиплылар Шау́л янына килеп, аңа: «Давыт безнең арабызда яшеренә»,— дип әйткәннән соң язган.+
54 И Аллаһым, исемең хакына коткар мине,+Көч-куәтең белән якла мине.*+
2 И Раббым, догамны ишет,+Авызымнан чыккан сүзләремә колак сал.
3 Чөнки чит-ят кешеләр миңа каршы күтәрелә,Рәхимсез бәндәләр җанымны эзли.+
Алар Аллаһыны санга сукмый.+ (Села)
4 Менә, Аллаһы минем ярдәмчем,+Йәһвә — миңа таяныч булган кешеләр белән.
5 Ул дошманнарыма явызлыкларына карап кайтарачак.+
Тугрылыгың буенча аларга чик куй.*+
6 Мин теләп сиңа корбаннар китерермен.+
И Йәһвә, исемеңне мактармын, чөнки бу шатлык китерә.+
7 Син бит мине һәр бәладән коткарасың;+Мин дошманнарыма тантана белән карармын.+