Зәбур 57:1—11

  • Илтифат күрсәтү турында үтенеч

    • Аллаһы канатлары астында сыеныч табу (1)

    • Дошманнар куйган ятьмәләренә үзләре эләгә (6)

Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Микта́м.* Давытның Шаулдан мәгарәгә качып киткән чакта язган мәдхиясе.+ 57  Илтифатлы бул миңа, и Аллаһым, илтифатлы бул,Чөнки синдә мин сыеныч табам;+Бәлаләр үтеп киткәнче, канатларың астында сыеныч табам.+   Мин Аллаһыга — Ходай Тәгаләгә —Минем хакка бәлаләрне бетерүче Аллаһыга эндәшәм.   Ул күктән ярдәм җибәреп, мине коткарачак.+ Тешләре белән миңа ябышучының ниятләрен җимерәчәк. (Села) Аллаһы үзенең тугры мәхәббәтен һәм тугрылыгын күрсәтәчәк.+   Арысланнар мине уратып алдылар,+Мине йотарга теләүче кешеләр арасында ятарга мәҗбүрмен,Аларның тешләре — сөңгеләр һәм уклар,Телләре — үткен кылыч.+   И Аллаһы, дәрәҗәң күкләрдән дә югарырак күтәрелсен,Даның бөтен җир йөзеннән дә югарырак булсын.+   Дошманнарым, мине аягымнан эләктерер өчен, ятьмә салды,+Кайгы-хәсрәттән мин бөгелеп төштем.+ Алар юлыма чокыр казыды,Әмма үзләре анда егылып төште.+ (Села)   Минем йөрәгем нык, и Аллаһы,+Минем йөрәгем нык. Мин сиңа мактау җыры җырлармын.   И күңелем,* уян,Кыллы музыка коралы, һәм син дә, арфа, уян. Мин таңны уятырмын.+   Сине мин, и Йәһвә, халыклар алдында мактармын,+Милләтләр алдында сиңа мәдхияләр җырлармын.*+ 10  Чөнки тугры мәхәббәтең синең бөек, күкләргә кадәр җитә,+Тугрылыгың болытларга кадәр ирешә. 11  И Аллаһы, дәрәҗәң күкләрдән дә югарырак күтәрелсен,Даның бөтен җир йөзеннән дә югарырак булсын.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «даным».
Яки «көй уйнармын».