Зәбур 58:1—11

  • Җирне хөкем итүче Аллаһы бар

    • Явызларны җәзалау турында дога кылу (6—8)

Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Давытның мәдхиясе. Микта́м.* 58  Әй адәм уллары, сез тәкъвалык турында сөйләргә+ һәм гадел хөкем итәргә тиеш түгелме соң?+ Ә үзегез өнсез утырасыз.   Сез йөрәкләрегездә тәкъва булмаганны ниятлисез,+Кулларыгыз җирдә явызлык тарата.+   Явызлар ана карыныннан чыкканнан бирле бозык,*Алар тумыштан ук адашып, ялганлап йөри.   Аларның агуы елан агуы шикелле,+Алар колагын томалаган кобра сыман саңгырау.   Тылсымчылар ничек кенә оста булмасын,Ул аларның тавышын тыңламый.   И Аллаһы, авызларындагы тешләрен коеп төшер! И Йәһвә, шушы арысланнарның авызларын җимер!   Алар агып киткән сулар шикелле юк булсын. Аллаһы үз җәясен бөксен һәм аларны уклары белән егып салсын.   Алар йөргәндә эреп беткән әкәм-төкәм кебек булсын,Үле туган баладай, кояшны һич күрмәсен.   Казаннарыгыз чәнечкеле куакның кызулыгын сизгәнче,Аллаһы ботакның яшелен дә, янып торганын да көчле җил очыргандай алып китәчәк.+ 10  Тәкъва, явызлардан үч алынганын күреп, сөенер;+Аяклары аларның канына батар.+ 11  Шулчак кешеләр: «Чыннан да, тәкъва кеше әҗерсез калмый.+ Чыннан да, җирне хөкем итүче Аллаһы бар икән»+,— дияр.

Искәрмәләр

Яки «азына».