Зәбур 60:1—12

  • Аллаһы дошманнарны буйсындыра

    • «Кешеләрдән килгән котылу файдасыз» (11)

    • «Аллаһы безгә көч бирер» (12)

Дирижер өчен: «Шаһит лалә»гә* салынган. Микта́м.* Нәсыйхәт бирү өчен. Давытның Ара́м-наһараи́м һәм Арам-соба́ халкы белән сугышканнан соң, ә Йоһа́б, кайтып, Тозлы үзәндә 12 000 эдомлыны кырып салганнан соң язган мәдхиясе.+ 60  И Аллаһы, син безне кире кактың, сафларыбызны җимердең.+ Синең безгә ачуың чыккан иде, ләкин хәзер безне кире кабул ит!   Син җирне тетрәттең, аны ярдың. Аның җимерек урыннарын төзәт, чөнки ул ишелеп бара.   Син үз халкыңны михнәтләр кичерттең. Шәраб эчертеп, безне айкалып-чайкалып йөрергә мәҗбүр иттең.+   Уклардан читкә тайпылып качар өчен,Үзеңне тирән хөрмәт итүчеләргә билге бир.* (Села)   Яратканнарыңны саклап калу өчен,Безне уң кулың белән коткар һәм безгә җавап бир.+   Изге* Аллаһы болай диде: «Мин куанып сөенермен, Шехемне халкыма мирас итеп бирермен,+Сохкә́т үзәнен халкыма үлчәп бирермен.+   Гила́д та, Манашше́ да минеке,+Ифраи́м — башыма башлык,*Яһүд — идарәче таягым.+   Моа́б — юынгычым.+ Эдомга мин сандалымны ташлармын.+ Филистигә тантана белән кычкырырмын».+   Камаулы* шәһәрне яулап алырга миңа кем булышыр? Кем мине Эдомга каршы алып барыр?+ 10  Син түгелме соң, безне кире каккан Аллаһы,Гаскәрләребез белән бүтән чыкмаучы Аллаһыбыз?+ 11  Бәлаләр кичергәндә безгә ярдәм ит,Чөнки кешеләрдән килгән котылу файдасыз ул.+ 12  Аллаһы безгә көч бирер,+Ул дошманнарыбызны таптар.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «бирдең син».
Я, бәлки, «Изге урыныннан».
Сүзгә-сүз «ныгытма».
Я, бәлки, «Ныгытылган».