Зәбур 61:1—8
-
Аллаһы — дошманнан яклаучы нык манара
-
«Мин синең чатырыңда мәңге кунак булырмын» (4)
-
Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Давытның мәдхиясе.
61 И Аллаһым, ярдәм сорап аваз салуымны ишет.
Догама игътибарлы бул.+
2 Күңелем төшенке булганда,*Җир читләреннән сиңа аваз салырмын.+
Мине биек кыяга алып мен.+
3 Син бит сыенычым минем,Мине дошманнан яклаучы нык манара.+
4 Мин синең чатырыңда мәңге кунак булырмын,+Канатларың ышыгында сыеныч табармын.+ (Села)
5 И Аллаһы, син биргән вәгъдәләремне ишеттең.
Исемеңне тирән хөрмәт итүчеләр мирасын бирдең.+
6 Син патшаның гомерен озайтырсың,+Аның көннәре буыннан-буынга сузылыр.
7 Ул Аллаһы каршында мәңге тәхеттә утырачак.*+
Тугры мәхәббәтең һәм тугрылыгың аны яклап торсын.+
8 Вәгъдәләремне көн саен үти-үти,+Синең исемеңә мәңге мәдхияләр җырлармын.*+