Зәбур 62:1—12

  • Чын котылу Аллаһыдан килә

    • «Җаным дәшмичә Аллаһыны көтә» (1, 5)

    • Аллаһыга «күңелләрегезне бушатыгыз» (8)

    • Кешеләр «бары тик сулыш кына» (9)

    • Байлыкка таянмагыз (10)

Дирижер өчен: ядиту́н.* Давытның җыры. 62  Җаным дәшмичә Аллаһыны көтә. Миңа котылу аңардан килә.+   Ул минем кыям һәм коткаручым, ныклы сыенычым* минем.+ Какшатсалар да, мин беркайчан да егылмам.+   Кайчанга чаклы сез, кешене үтерергә теләп, аңа ташланырсыз?+ Сез барыгыз да кыйшайган стена, ишелеп төшәргә торган таш стена шикелле куркыныч.*   Чөнки алар аны югары урыныннан бәреп төшерер* өчен бергәләп киңәш кора,Алар ялганнан рәхәтлек таба. Телләре белән алар фатихалый, ә эчтән ләгънәт укый.+ (Села)   Мин дәшмичә Аллаһыны көтәм,*+Чөнки минем өметем аңарда.+   Ул минем кыям һәм коткаручым, ныклы сыенычым минем. Мин беркайчан да какшамам.+   Котылуым һәм даным Аллаһыга бәйле. Ул ныклы кыям, сыенычым минем.+   И кешеләр, һәрчак аңа таяныгыз. Аңа күңелләрегезне бушатыгыз.+ Аллаһы — безнең өчен сыеныч ул.+ (Села)   Адәм балалары бары тик сулыш кына,Кеше уллары — ялган сыеныч.+ Барын бергә үлчәүгә салгач, алар сулыштан да җиңелрәк була.+ 10  Каезлап, уңышлы булырбыз дип уйламагыз,Талау белән шөгыльләнеп, табыш алырбыз дип өметләнмәгез. Байлыгыгыз артса, күңелегезне аңа беркетмәгез.+ 11  Ике тапкыр Аллаһының әйткәнен ишеттем: Көч-куәт Аллаһыныкы.+ 12  Тугры мәхәббәт тә шулай ук синеке, и Йәһвә,+Син бит һәркемгә эшләренә карап әҗерен* бирәсең.+

Искәрмәләр

Яки «куркынычсыз биеклегем».
Я, бәлки, «Әйтерсең лә ул кыйшайган стена, ишелеп төшәргә торган таш стена».
Яки «аның абруен төшерер».
Яки «И җаным, дәшмичә Аллаһыны көт».
Яки «тиешлесен».