Зәбур 63:1—11

  • Аллаһыны зарыгып көтү

    • «Синең тугры мәхәббәтең яшәүдән дә яхшырак» (3)

    • «Җаным... иң яхшы ризыкка туена» (5)

    • Төннәрен Аллаһы турында уйлану (6)

    • «Җаным сиңа ябышкан» (8)

Давытның Яһүд чүлендә чакта язган җыры.+ 63  И Аллаһы, син — минем Аллаһым, сине эзлим мин.+ Җаным сиңа сусый.+ Суы булмаган коры һәм кибеп беткән җирдә+Сине көтә-көтә зарыгып беттем мин.   Шуңа мин изге урыннан сиңа күз салдым,Синең көч-куәтеңне һәм даныңны күрдем.+   Чөнки синең тугры мәхәббәтең яшәүдән дә яхшырак,+Минем телем сине данлар.+   Гомерем буе сине мактармын,Кулларымны югары күтәреп, исемеңне чакырырмын.   Җаным иң яхшы һәм иң затлы ризыкка* туена,Шуңа күрә мин сине шатлык авазы белән мактармын.+   Ятагымда сине исемә төшерәм,Төннәрен* синең турында уйланып ятам.+   Чөнки син ярдәмчем минем,+Канатларың күләгәсендә мин шатланып кычкырам.+   Җаным сиңа ябышкан,Синең уң кулың мине ныклап тотып тора.+   Ә җанымны эзләүчеләрҖир астына төшәрләр. 10  Алар кылычтан кырылыр,Шакалларга* азык булыр. 11  Патша исә Аллаһыда сөенеч табар. Аның белән ант иткән һәр кеше куанып шатланыр,*Чөнки ялган сөйләүчеләрнең авызлары ябылыр.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «майга һәм майлылыкка».
Сүзгә-сүз «Төңге сакларда».
Яки «Төлкеләргә».
Яки «мактаныр».