Зәбур 64:1—10

  • Яшерен һөҗүмнәрдән яклау

    • «Аллаһы аларга ук атар» (7)

Дирижер өчен. Давытның җыры. 64  Ялварган чагымда тавышымны ишет, и Аллаһым,+Гомеремне дошман дәһшәтеннән сакла.   Явыз бәндәләрнең яшерен мәкерләреннән,+Яманлык кылучылар өереннән якла мине.   Алар телләрен кылычтай үткенли,Рәхимсез сүзләрен уклар кебек төзи,   Яшерен урыннарыннан гаепсезгә атарга дип төби. Алар аңа көтмәгәндә һич курыкмыйча ата.   Алар явыз ниятләрендә нык тора,*Тозакларын яшерү турында сөйләшә. Алар: «Боларны кем күрер?» — дип әйтә.+   Алар явызлык кылуның яңа юлларын эзли,Яшерен рәвештә хәйләле планнар кора,+Һәрберсенең йөрәктәге уйлары — караңгы сер.   Әмма Аллаһы аларга ук атар,+Алар көтмәгәндә яраланыр.   Үз телләре аларны егар.+ Карап торучыларның һәммәсе башларын чайкар.   Шунда бөтен кешеләр куркуга төшәр. Алар Аллаһының эшләре турында игълан итәрҺәм аның эшләренә төшенер.+ 10  Тәкъва кеше Йәһвәдә сөенеч һәм сыеныч табар,+Йөрәге намуслы булганнарның барысы куанып шатланыр.*

Искәрмәләр

Яки «Алар бер-берсен явызлык кылуга өнди».
Яки «мактаныр».