Зәбур 66:1—20
Дирижер өчен. Җыр һәм көй.
66 Бөтен җир, Аллаһыга тантана белән аваз сал.+
2 Аның шөһрәтле исеменә мәдхияләр җырла.*
Аны мактап данла.+
3 Аллаһыга: «Нинди курку-хөрмәт уята соң синең эшләрең!+ — диегез.—Син бөек көч-кодрәткә ия булганга,Дошманнарың синең алдыңда калтырап-куркып торыр.+
4 Бөтен җир сиңа сәҗдә кылыр,+Алар сиңа мәдхияләр җырлар,Синең исемеңә мәдхияләр җырлар».+ (Села)
5 Килегез һәм Аллаһының эш-гамәлләрен күрегез.
Аның адәм улларына карата башкарган эшләре курку-хөрмәт уята.+
6 Ул диңгезне коры җиргә әйләндерде,+Халкыбыз дәрьяны җәяү кичте.+
Анда без аның кылган эшләренә сөендек.+
7 Ул үзенең куәте белән мәңге идарә итә.+
Аның күзләре халыкларны күзәтеп тора.+
Үҗәтләр үзләрен югары куймасыннар.+ (Села)
8 Әй халыклар, Аллаһыбызны мактагыз,+Мактау авазлары ишетелсен.
9 Ул безнең тормышыбызны саклый,*+Аякларыбызга абынырга* бирми.+
10 Син безне тикшердең, и Аллаһы,+Безне көмеш сафландыргандай сафландырдың.
11 Син безне ау тозагына керттең,Өстебезгә авыр йөк салдың.
12 Син үлемле кешегә өстебездән* таптап үтәргә юл куйдың,Без утлар-сулар кичтек,Аннары син безне тыныч урынга китердең.
13 Мин синең йортыңа тулаем яндыру корбаннары алып килермен,+Сиңа биргән вәгъдәләремне үтәрмен+ —
14 Башыма бәла төшкәч телем тибрәткәнҺәм авызым әйткән вәгъдәләрне.+
15 Мин сиңа көр хайваннардан яндыру корбаннары китерерменКорбан бәрәннәренең төтене белән бергә.
Корбанга үгезләр белән кәҗә тәкәләре китерермен. (Села)
16 Аллаһыдан куркып яшәүчеләрнең һәммәсе, килегез һәм тыңлагыз,Аның минем хакка* нәрсә эшләгәнен сезгә сөйләрмен.+
17 Мин авызым белән аңа дәштем,Телем белән аны данладым.
18 Күңелемдә берәр нинди яманлык йөрткән булсам,Йәһвә мине ишетмәс иде.+
19 Әмма Аллаһы ишетте,+Догама игътибар итте.+
20 Догамны кире какмаган,Мине үзенең тугры мәхәббәтеннән аермаган Аллаһыны мактагыз.
Искәрмәләр
^ Яки «көй уйна».
^ Яки «безне якты дөньяда яшәтә».
^ Яки «чайкалырга».
^ Сүзгә-сүз «башларыбыз өстеннән».
^ Яки «җаным өчен».