Зәбур 67:1—7

  • Бөтен җир йөзе Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтер

    • Аллаһы юлы билгеле булыр (2)

    • Бар халыклар Аллаһыны мактасын (3, 5)

    • «Аллаһыбыз безне фатихалар» (6, 7)

Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Җыр һәм көй. 67  Аллаһы безгә илтифат итәр һәм безне фатихалар,Ул безгә якты йөз күрсәтер.+ (Села)   Шунда бөтен җир йөзе — синең юлыңны,+Бөтен халыклар коткару китергән эшләреңне белер.+   Халыклар сине мактасын, и Аллаһы,Бар халыклар сине мактасын.   Милләтләр сөенсен һәм шатланып кычкырсын,+Чөнки син халыкларны гадел хөкем итәрсең.+ Син җирдәге милләтләрне җитәкләрсең. (Села)   Халыклар сине мактасын, и Аллаһы,Бар халыклар сине мактасын.   Җир үз җимешен бирер,+Аллаһы — безнең Аллаһыбыз безне фатихалар.+   Аллаһы безне фатихалар,Һәм бөтен җир йөзе аңа курку-хөрмәт күрсәтер.+

Искәрмәләр