Зәбур 68:1—35

  • «Аллаһы... дошманнары таркалсын»

    • «Ятимнәрнең атасы» (5)

    • «Аллаһы ялгызларга яшәү өчен йорт бирә» (6)

    • Хатын-кызлар яхшы хәбәрне игълан итә (11)

    • «Бүләкләр булып киткән кешеләр» (18)

    • Йәһвә — «йөгебезне һәр көн күтәреп йөртүче» (19)

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр. 68  Аллаһы күтәрелсен, дошманнары таркалсын,Аны нәфрәт итүчеләр аның алдыннан качсын.+   Җил төтенне тараткандай, аларны таратып җибәр. Балавыз уттан эрегән кебек,Явызлар Аллаһы алдында юк ителсен.+   Тәкъвалар исә сөенсен,+Аллаһы алдында зур шатлык кичерсен,Шатланып куансын.   Аллаһыга җырлагыз, аның исеменә мәдхияләр җырлагыз.*+ Чүл аша* баручы Аллаһыга җырлагыз. Аның исеме Йәһ!*+ Аның алдында сөенегез!   Ятимнәрнең атасы һәм тол хатыннарның яклаучысы*+Үзенең изге урынындагы Аллаһы.+   Аллаһы ялгызларга яшәү өчен йорт бирә,+Ул тоткыннарны азат итеп, бәрәкәткә алып бара.+ Ә үҗәтләр* корып беткән җирдә яшәячәк.+   И Аллаһы, син үз халкыңны алып барганда,+Чүл буйлап барганда, (Села)   Җир тетрәде.+ Күкләр Аллаһы алдында коеп яңгыр яудырды,Аллаһы — Исраи́л Аллаһысы алдында Синай тавы тетрәде.+   И Ходай, син мул итеп яңгыр яудырдың,Йончып беткән халкыңа көч бирдең. 10  Синең халкың чатырларда яшәде,+Яхшылыгың буенча син мескеннәрне тәэмин иттең, и Аллаһы. 11  Йәһвә боерык бирә;Яхшы хәбәрне игълан итүче хатын-кызлар зур гаскәрдәй күп.+ 12  Гаскәрләрнең патшалары качалар,+ алар качалар! Өйдә калган хатын-кыз табыш бүлешә.+ 13  Сез учаклар* янында яткан булсагыз да,Сездә саф алтын* каурыйлыКөмешләнгән күгәрчен канатлары булыр. 14  Чиксез Кодрәт Иясе бу җирдәге патшаларны таратып ташлагач,+Залму́н өстенә кар яуды.* 15  Баша́н тавы+ — Аллаһының тавы,*Башан тавы — күп түбәле тау. 16  Әй күп түбәле таулар, нишләп сез Аллаһы үз торагы итеп сайлаган* тауга+Көнләшүле күз карашы белән карап торасыз? Әйе, Йәһвә анда мәңге яшәячәк.+ 17  Аллаһының сугыш арбалары — дистәләгән меңнәр, меңнәр-меңнәр.+ Йәһвә Синай тавыннан изге урынга килде.+ 18  Син югарыга күтәрелдең,+Әсирләрне алып киттең,Бүләкләр булып киткән кешеләрне алдың,+Әйе, араларында яшәү өчен хәтта үҗәтләрне дә алдың,+ и Аллаһым Йәһ. 19  Йөгебезне һәр көн күтәреп йөртүче Йәһвә макталсын,+Безне коткаручы Аллаһыбыз макталсын. (Села) 20  Безнең өчен хак Аллаһы — безне коткаручы Аллаһы.+ Ходай Тәгалә Йәһвә үлемнән азат итә.+ 21  Әйе, Аллаһы үз дошманнарының башларын,Гөнаһ кылып йөрүдән туктамаучы һәркемнең баш сөяген ватар.+ 22  Йәһвә: «Мин аларны Башан җиреннән кире кайтарырмын+,— диде,—Аларны диңгез тирәнлекләреннән тартып чыгарырмын, 23  Шунда аякларыгыз канга батар,+Этләрегезнең теле дошман канын ялар». 24  И Аллаһы, алар синең тантаналы йөрешеңне,Аллаһымның — минем Патшамның изге урынга тантаналы рәвештә баруын күрә.+ 25  Алдан җырчылар, арттан кыллы музыка коралларында уйнаучылар атлый,+Араларында шалтыравык кагучы яшь хатын-кызлар бара.+ 26  Зур җыелышларда Аллаһыны мактагыз. Әй Исраил Чыганагыннан яшәү алучылар, Йәһвәне мактагыз.+ 27  Иң яше Биньями́н+ да,Шулай ук үзләренең күпсанлы шау-шулы кешеләре белән бергә Яһүд мирзалары да,Һәм Зәбулу́н мирзалары белән Нәфтәли́ мирзалары да аларны буйсындыра.* 28  Аллаһың сиңа көч биреләчәк дип карар итте. Көч-кодрәтеңне күрсәт, и безнең хакка эш итүче Аллаһы.+ 29  Иерусалимдагы гыйбадәтханәң хакына+Патшалар сиңа бүләкләр китерер.+ 30  Камышлар арасындагы җанварларны,Үгезләр җыенын+ һәм аларга ияргән бозауларын тый. Шулчак халыклар көмеш китереп сәҗдә кылыр.* Сугыш яратучы халыкларны исә таратып җибәр. 31  Мисырдан бронза әйберләр китерелер,*+Куш* исә Аллаһыга бүләкләр китерергә ашыгыр. 32  И җирнең патшалыклары, Аллаһыга җырлагыз,+Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,* (Села) 33  Борынгы күкләрнең күгеннән баручы Аллаһыга мәдхияләр җырлагыз.+ Ишетәсезме, аның тавышы, куәтле тавышы яңгырый! 34  Аллаһының көч-куәтен таныгыз.+ Аның бөеклеге — Исраил өстендә,Көч-куәте — күкләрдә.* 35  Бөек изге урыныннан* чыкканда, Аллаһы курку-хөрмәт уята.+ Ул — Исраил Аллаһысы,Үз халкына көч-куәт бирүче Аллаһы.+ Аллаһыны мактагыз.

Искәрмәләр

Яки «көй уйнагыз».
Я, бәлки, «Болытларда»
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Сүзгә-сүз «хөкемчесе».
Яки «фетнәчеләр».
Я, бәлки, «сарык утарлары».
Яки «саргылт-яшел төстәге алтын».
Яки «Гүя Залмун өстенә кар яугандай булды».
Яки «мәһабәт тау».
Яки «үз торагы итәргә теләгән».
Яки «халык белән җитәкчелек итә».
Я, бәлки, «Югыйсә халыклар көмешне таптар».
Я, бәлки, «илчеләр килер».
Ягъни Хәбәшстан.
Яки «көй уйнагыз».
Сүзгә-сүз «болытларда».
Сүзгә-сүз «урыныңнан».