Зәбур 69:1—36

  • Коткару турында дога кылу

    • «Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торам» (9)

    • «Миңа тизрәк җавап бирче» (17)

    • «Алар миңа... эчәргә серкә бирделәр» (21)

Дирижер өчен: «Лаләләр»гә* салынган. Давытның мәдхиясе. 69  И Аллаһым, коткар мине, чөнки сулар гомеремә куркыныч тудыра.*+   Мин каты җире булмаган тирән сазлыкка баттым,+Тирән суларга кердем,Һәм ургылып аккан агым мине алып китте.+   Ярдәм сорап ялварудан интегеп беттем,+Тамагым карлыкты. Аллаһыны көткән арада күзләрем начарланды.+   Мине бер сәбәпсез нәфрәт итүчеләр+Башымдагы чәч бөртекләремнән дә күбрәк. Мине юк итәргә теләүчеләр —Мәкерле дошманнарым* күбәйде,Урламаганны кайтарырга мәҗбүр итәләр.   И Аллаһым, син минем ахмаклык эшләгәнемне беләсең,Гаебем дә синнән яшерен түгел.   И Аллаһы Тәгалә, Гаскәрләр Иясе Йәһвә,Сиңа өметләнүчеләр минем аркада оятка калмасын иде. И Исраи́л Аллаһысы,Сине эзләүчеләр минем аркада кимсетелмәсен иде.   Мин синең өчен мәсхәрәгә дучар булам,+Йөземне хурлык каплый.+   Мин туганнарым өчен — ят кеше,Әнием улларына чит ил кешесе кебек булып киттем.+   Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торам,+Сине хурлаучыларның хурлаулары минем өстемә ишелә.+ 10  Ураза тотып, үземне басынкыландыргач,*Мине моның өчен хурладылар. 11  Матәм киемен үз киемем иткәч,Мин алар алдында адәм көлкесенә калдым.* 12  Шәһәр капкалары алдында утыручылар минем хакта сөйли,Эчкечеләр мине мыскыл итеп җырлар җырлый. 13  Әмма минем догам сиңа ирешсен,И Йәһвә, уңай вакытта ирешсен иде.+ Чиксез тугры мәхәббәтең буенча, и Аллаһым,Миңа җавап бир һәм чын коткаручы икәнлегеңне күрсәт.+ 14  Баткаклыктан коткар,Батудан сакла мине. Нәфрәт итүчеләрдәнҺәм тирән сулардан коткар мине.+ 15  Ургылып аккан су ташкыннары мине алып китмәсен,+Упкын да мине йотмасын,Кое* да өстемнән авызын япмасын.+ 16  И Йәһвә, җавап бир миңа, чөнки синең тугры мәхәббәтең тирән.+ Юмарт шәфкатең буенча миңа таба борыл,+ 17  Хезмәтчеңнән йөзеңне борма.+ Миңа тизрәк җавап бирче, чөнки мине кайгы-хәсрәт басты.+ 18  Яныма килеп, йолып ал мине,Дошманнарымнан мине коткар. 19  Син мине ничек хурлаганнарын, мәсхәрәгә төшергәннәрен һәм кимсеткәннәрен беләсең.+ Син бар дошманнарымны күреп торасың. 20  Хурлаудан йөрәгем яраланды һәм җәрәхәтем төзәлмәс булды.* Мин хәлемә керерләр дип өметләнгән идем, тик юкка гына.+ Юатучылар эзләдем, ләкин һичкемне тапмадым.+ 21  Алар миңа ризык урынына агу* бирделәр,+Тамагым кипкәч, эчәргә серкә бирделәр.+ 22  Аларның табыны үзләре өчен — тозак,Бәрәкәте ятьмә булсын.+ 23  Күзләре караңгыланып, күрмәс булсын,Аякларын берөзлексез калтырат. 24  Аларга ярсуыңны яудыр,Ялкынлы ачуың аларны куып җитсен.+ 25  Аларның яшәгән урыннары* буш калсын,Чатырларында яшәүче булмасын.+ 26  Чөнки алар синнән җәза* алган кешене эзәрлекли,Яра салган кешеләреңнең газаплары турында бертуктаусыз сүз йөртә. 27  Аларның гаебенә тагын гаеп өстә,Тәкъвалыгыңнан аларга өлеш тимәсен. 28  Исемнәре тормыш китабыннан* сызып ташлансын,+Алар тәкъвалар арасында исәпләнмәсен.+ 29  Мин исә газап чигәм, җаным әрни.+ И Раббым, синең коткару көчең мине якласын иде. 30  Мин Аллаһының исеменә мәдхияләр җырлармын,Рәхмәтләр белдереп, аны зурлармын. 31  Моны Йәһвә үгез корбанына караганда да,Мөгезле-тояклы яшь үгезгә караганда да ныграк хуш күрә.+ 32  Юашлар Аллаһының коткару көчен күрер дә сөенер. Әй Аллаһыны эзләүчеләр, йөрәкләрегез җанланып китсен. 33  Йәһвә бит ярлыларны тыңлый,+Ул үзенең әсир халкына җирәнеп карамас.+ 34  Күк һәм җир,Диңгезләр һәм анда йөзеп йөрүче һәрнәрсә аны мактасын.+ 35  Чөнки Аллаһы Сионны коткарыр,+Яһүд шәһәрләрен яңадан торгызыр. Алар анда гомер итәр һәм шул җиргә ия булыр. 36  Хезмәтчеләренең токымнары аны мирас итеп алыр,+Аның исемен яратучылар+ шунда гомер сөрер.

Искәрмәләр

Яки «җаным менә-менә батачак».
Яки «Бер сәбәпсез дошманлык итүчеләр».
Я, бәлки, «Мин елап, ураза тотканда».
Сүзгә-сүз «мәкаль-әйтемгә әйләндем».
Яки «Чокыр».
Яки «мин гаҗиз булдым».
Яки «агулы үлән».
Яки «стена белән уратып алынган лагерьлары».
Яки «җәрәхәт».
Яки «тереләр китабыннан».