Зәбур 7:1—17

  • Йәһвә — гадел Хөкемче

    • «И Йәһвә, мине... хөкем ит» (8)

Давытның Йәһвәгә биньяминлы Кушның әйткән сүзләре аркасында җырлаган көенечле җыры. 7  И Раббым Йәһвә, синдә мин сыеныч таптым.+ Эзәрлекләгән кешеләрнең барыннан да коткар мине.+  Югыйсә алар, арыслан күк, мине ботарлап ташлар,+Алып китәр һәм мине коткаручы булмас.  И Раббым Йәһвә, әгәр дә мин гаеп эш кылган булсам,Әгәр гаделсез эш иткән булсам,  Әгәр үземә яхшылык кылган кешегә явызлык эшләгән булсам+Яки дошманымны бер сәбәпсез бөлгенлеккә төшергән булсам,*  Дошманым мине эзәрләп, куып җитсен,Гомеремне җиргә салып таптасын,Данымны тузанга күмсен. (Села)  И Йәһвә, ачуың белән күтәрел,Дошманнарымның котырынуына каршы чык,+Минем хакка уян һәм гаделлек урнаштырылуын таләп ит.+  Синең тирәли милләтләр җыелсын,Һәм син югарыдан аларга каршы эш итәрсең.  Йәһвә халыкларга хөкем чыгарыр.+ И Йәһвә, мине тәкъвалыгымаҺәм сафлыгыма карап хөкем ит.+  Зинһар, бозыкларның явыз эшләренә чик куй. Тәкъваны исә ныгыт,+Син бит гадел* Аллаһы,+ йөрәкләрне+ һәм иң тирән хис-тойгыларны+ сыныйсың* син. 10  Аллаһы — калканым минем,+ йөрәкләре намуслы булганнарның Коткаручысы.+ 11  Аллаһы — гадел* Хөкемче,+Аллаһы һәр көн үз хөкемнәрен игълан итә.* 12  Әгәр берәр кеше тәүбәгә килмәсә,+ Ул үз кылычын кайрар,+Җәясен бөгеп, аны әзерләп куяр.+ 13  Ул үзенең үтергеч коралларын әзерләр,Үзенең утлы укларын әзер итәр.+ 14  Менә, кеше үз эчендә явызлык йөртә,Ул яманлыкка узып, ялган тудыра.+ 15  Ул чокыр казый, аны тирән итеп казый,Әмма казыган чокырына үзе егылып төшә.+ 16  Яманлыгы аның үз башына төшәр,+Җәбере үзенең үк баш түбәсенә килер. 17  Мин Йәһвәне гаделлеге өчен мактармын,+Аллаһы Тәгалә+ Йәһвәнең исеменә мәдхияләр җырлармын.*+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Ә миңа бер сәбәпсез каршылык күрсәткән кешене жәлләгән булсам».
Яки «йөрәкләрне һәм бөерләрне тикшерәсең».
Яки «тәкъва».
Яки «тәкъва».
Яки «гаепләү карарларын яудыра».
Яки «көй уйнармын».