Зәбур 70:1—5
-
Ярдәм итү турында үтенү
-
«Минем хакка тизрәк эш итче» (5)
-
Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Искә төшерү буларак.
70 И Аллаһы, мине коткарчы.
И Йәһвә, миңа ярдәмгә ашык.+
2 Җанымны эзләүчеләрОятка калсын, мәсхәрәгә төшсен иде.
Бәламә сөенүчеләр,Хурлыкка калып, чигенсеннәр иде.
3 Миңа: «Сиңа шул кирәк!» — диючеләрОятка калып, китеп барсыннар иде.
4 Ә сине эзләүчеләрСиңа сөенеп куансын,+Коткаруыңны зарыгып көтүчеләр бертуктаусыз:
«Аллаһы зурлансын!» — дисеннәр.
5 Мин исә ярдәмгә мохтаҗ һәм мескен.+
И Раббым, минем хакка тизрәк эш итче.+
Син — ярдәмчем һәм коткаручым минем.+
И Йәһвә, тоткарланма.+