Зәбур 71:1—24

  • Олы яшьтәгеләрнең ышанычы

    • Яшь чактан Аллаһыга таяну (5)

    • «Көчем беткәндә...» (9)

    • Аллаһы «мине яшь чактан ук өйрәтә» (17)

71  И Йәһвә, синдә мин сыеныч таптым. Беркайчан да оятка калмасам иде.+   Тәкъвалыгың буенча коткар мине һәм саклап кал. Миңа колак сал* һәм коткар мине.+   Бул син миңа таш ныгытма,Мин һәрчак шунда сыенырмын. Мине коткарырга боер,Син бит кыяташым һәм ныгытмам минем.+   И Аллаһым, явызлар кулыннан,Гаделсез җәберләүче тырнагыннан коткар мине.+   Чөнки син, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, минем өметем. Мин сиңа яшь чактан ук таянам.*+   Туганнан бирле мин ышанычымны сиңа баглыйм,Әнием карыныннан мине син чыгардың.+ Мин сине һәрдаим мактыйм.   Күпләр өчен мин бер могҗиза булдым,Ләкин син ныклы сыенычым минем.   Авызым мактаулар белән тулы.+ Көне буе мин даның турында сөйлим.   Картайган көнемдә ташлама мине,+Көчем беткәндә, калдырма мине.+ 10  Дошманнарым миңа каршы сөйли,Җанымны алырга теләүчеләр оешып сүз куеша.+ 11  Алар болай ди: «Аллаһы аны калдырды. Аны эзәрләп, тотып алыйк, чөнки аның коткарырлык беркеме дә юк».+ 12  И Ходаем, миннән ерак торма. И Аллаһым, миңа ярдәмгә ашык.+ 13  Миңа каршы торучыларОятка калсын һәм юк ителсен иде.+ Бәлагә юлыгуымны теләүчеләрМәсхәрәгә һәм хурлыкка төшсеннәр иде.+ 14  Мин исә сине көтүдән арымам,Сиңа мактавымны арттырырмын. 15  Телем синең тәкъвалыгың хакында,+Көне буе коткару китергән эшләрең турында бәйнә-бәйнә сөйләр,Алар төшенеп* бетмәслек күп булса да.+ 16  Мин килермен һәм бөек эшләрең хакында сөйләрмен,И Аллаһы Тәгалә Йәһвә;Синең, синең генә тәкъвалыгыңны телгә алырмын. 17  И Раббым, син мине яшь чактан ук өйрәтә килдең,+Һәм мин хәзергәчә гаҗәеп эшләрең турында игълан итәм.+ 18  Хәтта картаеп, чәчемә чал кергәч тә, и Аллаһым, калдырма мине.+ Синең кодрәтең* турында киләсе буынга,Бөеклегең хакында килер кешеләрнең һәммәсенә сөйлисем килә.+ 19  И Аллаһы, синең тәкъвалыгың биеклекләргә ирешә.+ Син бөек эшләр башкардың. И Аллаһы, синең күк кем бар?+ 20  Күп газап һәм бәла-каза кичерүемә юл куйган булсаң да,+Яңадан җанландырып җибәр мине. Җир тирәнлекләреннән* чыгар мине.+ 21  Бөеклегемне арттырсаң иде,Мине яклап, юаныч бирсәң иде. 22  Шунда мин сине кыллы уен коралында уйнап мактармын,Тугрылыгыңны мактармын, и Аллаһы.+ Арфа уйнап, сиңа мәдхияләр җырлармын,И Исраилнең Изгесе. 23  Сиңа мәдхияләр җырлаганда, авызым шатлык белән аваз салыр,+Чөнки син җанымны коткардың.*+ 24  Телем көне буе синең тәкъвалыгың хакында сөйләр,*+Чөнки мине харап итәргә теләүчеләр оятка калып, мәсхәрәгә төшәр.+

Искәрмәләр

Яки «Иелеп тыңла».
Яки «Яшь чактан ук син минем ышанычым».
Яки «санап».
Сүзгә-сүз «кулың».
Яки «су упкыннарыннан».
Яки «йолып алдың».
Яки «акрын тавыш белән уйланыр».