Зәбур 73:1—28

  • Тәкъва кеше кабат рухи карашка ия була

    • «Мин чак кына читкә тайпылмый калдым» (2)

    • «Мин көне буе хафаландым» (14)

    • «Аллаһының бөек изге урынына» кергәнче (17)

    • Явызлар тайгак җирдә тора (18)

    • Аллаһыга якынлашу — фатиха (28)

Асафның+ җыры. 73  Аллаһы Исраилгә, бигрәк тә саф күңеллеләргә карата, чын мәгънәдә игелекле.+  Ә мин чак кына читкә тайпылмый калдым,Аякларым чак кына таймады.+  Чөнки явызларның тыныч яшәвен күреп,Мин һавалы* кешеләрдән көнләшә башладым.+  Алар әҗәл газабын белми,Аларның тәне таза.*+  Алар башкалар шикелле михнәт тә күрми,+Бүтәннәр кебек газап та чикми.+  Шунлыктан тәкәбберлек — аларның муенсасы,+Җәбер-золым аларны киемдәй каплый.  Муллыктан аларның күзләре бүлтәеп чыккан,Алар күңелләрендәге уй-хыялларыннан да уздырып җибәрә.  Алар мыскыллый, телләрендә — яманлык;+Эреләнеп, җәберләү белән яный.+  Алар биек күктән сөйләгәндәй сөйли,Телләре белән ни теләсә, шуны сөйләп, җир өстендә кукраеп йөри. 10  Шуңа аның халкы аларга иярә,Аларның мул суыннан эчә. 11  Алар: «Аллаһы каян белсен? — дип әйтә+.—Аллаһы Тәгаләгә нәрсә булганы билгелеме соң?» 12  Әйе, явызлар шундый, тормышлары һәрвакыт җиңел.+ Алар мал-мөлкәтләрен арттырып тора.+ 13  Юкка гына мин йөрәгемне саф көенчә саклаганмын,Гаепсез булуымны күрсәтеп, юкка гына кулларымны юганмын.+ 14  Мин көне буе хафаландым,+Һәр иртә каты шелтә алдым.+ 15  Ләкин моның турында сөйләгән булсам,Мин синең халкыңа хыянәт иткән булыр идем. 16  Моңа төшенергә тырышуМине йончыта иде, 17  Аллаһының бөек изге урынына кереп,Аларны нинди киләчәк көткәнен аңлаганчы минем белән шулай булды. 18  Чыннан да, син аларны тайгак җиргә куясың.+ Син аларны егып, һәлак итәсең.+ 19  Алар көтмәгәндә юк ителәчәк!+ Коточкыч ахыр җиткәч, аларның соңы кинәт булачак! 20  Йокыдан уянган кеше үз төшен оныткандай,Син дә, Йәһвә, күтәрелгәч, аларның күренешен онытырсың.* 21  Әмма күңелем ачы тойгы белән тулды,+Үзәгемне* каты әрнү телгәләде. 22  Мин аек акыллы булмаганмын һәм күпне аңлап җиткермәгәнмен,Синең алдыңда аңсыз хайван кебек булганмын. 23  Әмма хәзер мин һәрвакыт синең белән,Син мине уң кулымнан тотып торасың.+ 24  Син мине үз киңәшең белән йөртәсең+Һәм ахыр чиктә мине данга лаек итәчәксең.+ 25  Күкләрдә синнән башка кемем бар минем? Минем син булгач, җирдә миңа бүтән берни кирәк түгел.+ 26  Тәнем һәм йөрәгем хәлсезләнеп китсә дә,Аллаһы мәңге йөрәгемнең кыясы һәм минем өлешем булыр.+ 27  Әйе, синнән ерак торучылар һәлак булачак. Әхлаксызлык кылып,* үзеңне калдырып китүче һәркемне син юк итәрсең.+ 28  Ә Аллаһыга якынлашу — минем өчен фатиха.+ Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең бар эшләре турында игълан итәр өчен,+Мин аны үз сыенычым иттем.

Искәрмәләр

Яки «мактанчык».
Яки «корсаклары симез».
Сүзгә-сүз «күренешеннән җирәнерсең».
Сүзгә-сүз «Бөерләремне».
Яки «Хыянәтчел рәвештә».