Зәбур 74:1—23

  • Аллаһының үз халкын исенә төшерүе турында дога кылу

    • Аллаһының коткару китергән эшләрен искә төшерү (12—17)

    • «Дошманнарның үзеңне мыскыллаганын... исеңә төшер» (18)

Маски́л.* Асафның+ мәдхиясе. 74  И Аллаһы, нишләп син безне мәңгегә кире кактың?+ Нигә синең үз көтүлегеңдәге сарыкларга ачуың кайный?+  Күптән инде үзеңнеке иткән халыкны*+Үз мирасың итеп йолып алган кабиләне исеңә төшер.+ Үзең яшәгән Сио́н тавын хәтереңә төшер.+  Адымнарыңны мәңгелек хәрабәләргә юнәлт.+ Дошман, изге урынга килеп, барысын җимерде.+  Сине нәфрәт итүчеләр очрашу урының эчендә үкереп йөрде.+ Алар анда үз байракларын билге итеп урнаштырды.  Алар куе урманны балталары белән оста кисүче ир-атлар шикелле иде.  Алар изге урынның уеп бизәлгән стеналарын+ балталар һәм тимер күсәкләр белән чәрдәкләде.  Алар изге урыныңны ут төртеп яндырдылар,+Исемеңне йөрткән чатырны җиргә аударып, аны нәҗесләделәр.  Алар һәм аларның токымнары күңелләреннән: «Аллаһының бу җирдәге барлык очрашу урыннары* яндырылачак»,— диде.  Без үз билгеләребезне күрмибез,Инде бер пәйгамбәр дә калмады,Арабызда моның күпме дәвам итәчәген белүче берәү дә юк. 10  И Аллаһы, дошманнар тагын күпме инде сине мыскыллар?+ Синең исемеңне дошманнар мәңге санга сукмасмы?+ 11  Нишләп син кулыңны — уң кулыңны тыеп торасың?+ Кулыңны куеныңнан чыгар да аларны юк ит. 12  Аллаһы — күптәннән бирле минем Патшам,Ул — җир йөзендә яшәүчеләрне коткаручы Ходай.+ 13  Син үз кодрәтең белән диңгезне дулкынландырдың,+Сулардагы диңгез җанварларының башларын челпәрәмә китердең. 14  Син левиафанның* башларын ярдың,Аны кешеләргә — чүлләрдә яшәүчеләргә ризык итеп бирдең. 15  Чыганаклар һәм су агымнары өчен син юл ярдың.+ Син бертуктаусыз агып торган дәрьяларны киптереп бетердең.+ 16  Көн дә, төн дә — синеке. Син яктылыкны* һәм кояшны булдырдың.+ 17  Син җирнең бар чикләрен билгеләдең,+Җәйне һәм кышны булдырдың.+ 18  И Йәһвә, дошманнарның үзеңне мыскыллаганын,Акылсыз халыкның исемеңне санга сукмавын исеңә төшер.+ 19  Күгәрченеңнең җанын ерткыч хайваннарга бирмә. Мескен кешеләреңне бөтенләйгә онытма. 20  Безнең белән төзегән килешүеңне исеңә төшер,Чөнки җирнең караңгы урыннары җәбер-золым оялары белән тулды. 21  Изелгән кеше, өмете өзелеп, борылып китмәсен иде.+ Гадие дә, ярлысы да синең исемеңне мактасын иде.+ 22  И Аллаһы, күтәрел, алып барган хөкем эшеңне якла. Акылсызларның сине көне буе мыскыллаганын исеңә төшер.+ 23  Дошманнарыңның әйткән сүзләрен онытма. Сиңа каршы торучыларның шау-шуы бертуктаусыз күкләргә ирешә.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «җыелышыңны».
Яки «барлык гыйбадәт урыннары».
Яки «яктырткычны».