Зәбур 75:1—10

  • Аллаһы гаделлек белән хөкем итә

    • Явызлар Йәһвәнең касәсеннән эчәчәк (8)

Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Асафның+ мәдхиясе. Җыр. 75  Без сиңа рәхмәтләр белдерәбез, и Аллаһы, сиңа рәхмәтләр белдерәбез. Синең исемең безнең белән,+Кешеләр искиткеч эшләреңне игълан итә.  Син: «Хөкем итү өчен вакыт билгеләгәч,Гаделлек белән хөкем итәм,— дип әйтәсең.—  Җир һәм андагы бөтен яшәүчеләр таркалганда,Аның терәкләрен мин ныгыттым». (Села)  Мин мактанчыкларга: «Мактанмагыз»,— дидем,Явызларга әйттем: «Көчегез* белән масаймагыз.  Зур көчегез* белән масаймагыз,Эреләнеп сөйләшмәгез.  Чөнки бөеклек көнчыгыштан да, көнбатыштан да,Көньяктан да килми.  Аллаһы — Хөкемче.+ Берәүне ул төшерә, икенчене күтәрә.+  Йәһвәнең кулында тулы касә,+Куәтле шәрабы күбекләнә. Ул аны, һичшиксез, түгәчәк,Һәм җир йөзендәге бөтен явызлар аны утырмасына кадәр эчәчәк».+  Мин исә бу хакта мәңге игълан итәрмен,Ягъкуб Аллаһысына мәдхияләр җырлармын.* 10  Чөнки ул: «Мин явызларны бөтен көч-куәтеннән* мәхрүм итәрмен,— дип әйтә,— Ә тәкъваларның көче* артачак».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Мөгезегез».
Сүзгә-сүз «Мөгезегез».
Яки «көй уйнармын».
Сүзгә-сүз «мөгезләреннән».
Сүзгә-сүз «мөгезләре».