Зәбур 76:1—12
Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Асафның+ мәдхиясе. Җыр.
76 Аллаһы Яһүд җирендә билгеле,+Аның исеме Исраилдә бөек.+
2 Аның ышык урыны — Салимда,+Яшәгән җире — Сионда.+
3 Анда ул утлы укларны,Калканны, кылычны һәм бүтән сугыш коралларын челпәрәмә китерде.+ (Села)
4 И Аллаһы, син нурланып балкыйсың,*Җәнлек тулы тауларга караганда да мәһабәтрәк син.
5 Кыю йөрәклеләр талаучылар корбаны булды.+
Алар йокыга талды.
Сугышчыларның берсе дә каршылык күрсәтә алмады.+
6 И Ягъкуб Аллаһысы, синең шелтәңнәнАт йөртүче дә, ат та тирән йокыга талды.+
7 Тик син генә курку-хөрмәт тудырасың.+
Синең көчле ярсуыңа кем каршы тора алсын?+
8 Күктән син хөкемеңне белдердең.+
Җир куркуга төшкән һәм тынсыз иде,+
9 Аллаһы җирдәге бар юашларны коткарыр өчен+
Хөкемен үтәргә дип күтәрелгәндә. (Села)
10 Кешеләрнең ярсуы сиңа мактау китерәчәк,+Калган ярсулары белән син үзеңне бизәрсең.
11 Йәһвә Аллаһыга вәгъдәләр бирегез һәм аларны үтәгез.+
Тирә-ягында яшәүчеләрнең барысы аңа үз бүләкләрен курку-хөрмәт белән китерсен.+
12 Ул горур җитәкчеләрне* басынкыландырыр,Җирдәге патшаларның күңелендә курку-хөрмәт тудырыр.