Зәбур 77:1—20

  • Кайгы-хәсрәт кичергән вакытта әйтелгән дога

    • Аллаһының эшләре турында уйлану (11, 12)

    • «И Аллаһы, нинди илаһ синдәй бөек?» (13)

Дирижер өчен: ядиту́н.* Асафның+ мәдхиясе. Җыр. 77  Тавышым белән мин Аллаһыга аваз салырмын,Аллаһыга аваз салырмын, һәм ул мине ишетер.+  Кайгы-хәсрәт кичергән көнемдә мин Йәһвәне эзлим.+ Төнлә кулларым армый-талмый* аңа таба сузыла. Җаным һаман юаныч таба алмый.  Аллаһыны исемә төшергәндә ыңгырашам.+ Мин борчылам, һәм көчем җуела.*+ (Села)  Син күз кабакларымны ачык көенчә тотасың,Күңелем дулкынлана, һәм мин сөйләшә алмыйм.  Уй-фикерләрем белән әүвәлге көннәргә,+Күптән үткән елларга кайтам.  Төне буе мин җырымны* исемә төшерәм,+Күңелемдә уйланам.+ Мин* тырышып тикшерү үткәрәм.  Әллә Йәһвә безне мәңгегә кире кагармы?+ Ул безгә инде бүтән беркайчан да илтифат итмәсме?+  Үзенең тугры мәхәббәтен мәңге күрсәтмәскә булганмы? Әллә бар буыннарга кагылышлы вәгъдәсе челпәрәмә килерме?  Әллә Аллаһы илтифат итәргә онытканмы?+ Я инде ярсуы аркасында шәфкатен күрсәтмәскә булганмы? (Села) 10  «Мине менә нәрсә газаплый:+ Аллаһы Тәгалә безгә карата үз мөнәсәбәтен үзгәртте»*,— дип әйтергә тиешме соң мин? 11  Мин Йәһ башкарган эшләрне исемә төшерермен. Үткәндә кылган искиткеч эшләреңне хәтеремә төшерермен. 12  Мин синең бар эшләрең турында уйланырмын,Уйларым эш-гамәлләрең хакында булыр.+ 13  И Аллаһы, синең юлларың изге. И Аллаһы, нинди илаһ синдәй бөек?+ 14  Син — гаҗәеп нәрсәләр кылучы Аллаһы.+ Син халыкларга көч-куәтеңне күрсәттең.+ 15  Кодрәтең* белән син үз халкыңны —Ягъкуб һәм Йосыф улларын йолып алдың.+ (Села) 16  Сине сулар күрде, и Аллаһы,Сулар сине күреп, тынычсызланды,+Тирән сулар дулкынланып китте. 17  Болытлар коеп су яудырды. Болытлы күкләр күкрәде,Яшеннәрең уклар кебек тегендә-монда ялт-йолт килде.+ 18  Күк күкрәвеңнең тавышы+ хәрби арбаларның гөрелдәве шикелле булды. Ялтыр-йолтыр килгән яшеннәр җир йөзен яктыртты.+ Җир тетрәп, селкенеп китте.+ 19  Юлың — диңгез аша,+Сукмагың күп сулар аша үтте,Әмма аяк эзләреңне табып булмады. 20  Муса белән Һарун кулы астында+Син үз халкыңны сарык көтүен алып баргандай алып бардың.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «оемыйча».
Сүзгә-сүз «рухым хәлсезләнә».
Яки «кыллы коралда уйнаган көемне».
Сүзгә-сүз «Рухым».
Яки «ярдәм кулын сузмый».
Сүзгә-сүз «Кулың».