Зәбур 78:1—72
Маски́л.* Асафның+ мәдхиясе.
78 Халкым минем, канунымны* тыңла,Авызымнан чыккан сүзләремә колак сал.
2 Мин гыйбрәтле сүз әйтергә дип авызымны ачармын,Үткәндәге табышмакларны әйтермен.+
3 Без ишетеп белгәнҺәм аталарыбыз сөйләгән нәрсәләрне+
4 Аларның токымнарыннан яшермәбез.
Без киләчәк буынга+Йәһвәнең мактауга лаек эшләре һәм кодрәте,+Башкарган гаҗәеп эшләре турында сөйләрбез.+
5 Ул Ягъкуб улларына искә төшерүләр бирде,Исраилдә канун урнаштырды.
Ул ата-бабаларыбызгаМоны үз балаларына белдерергә әмер итте,+
6 Киләчәк буын —Әле туасы балалар моны белсеннәр өчен.+
Алар исә үз чиратында моны үз балаларына сөйләр.+
7 Шулчак алар үз ышанычын Аллаһыга баглар.
Алар Аллаһының эшләрен онытмас,+Аның әмерләрен үтәп яшәр.+
8 Шулчак алар үзләренең ата-бабалары шикелле,Үҗәт һәм фетнәчел буын кебек,+Йөрәге тотрыксыз булган,*+Рухы Аллаһыга тугры булмаган буын кебек булмас.
9 Ифраимлылар җәя белән коралланган иде,Әмма сугыш көнендә алар артка чигенде.
10 Алар Аллаһының килешүен үтәмәде,+Аның кануны буенча йөрүдән баш тартты.+
11 Өстәвенә, алар аның башкарган эшләрен,Үзләренә күрсәткән гаҗәеп эшләрен онытты.+
12 Ул Мисыр илендә, Суа́н җирендә,+Ата-бабалары алдында могҗизалар кылды.+
13 Кичсеннәр дип, диңгезне икегә ярды,Суларны диварлар* итеп торгызды.+
14 Ул аларны көндезен — болыт,Төнен ут яктылыгы ярдәмендә алып барды.+
15 Ул чүлдәге кыяларны ярды,Аларны тирән сулардан эчерткәндәй туйганчы эчертте.+
16 Ул кыяташтан су агымнары чыгардыҺәм суларны дәрьядай агызды.+
17 Әмма алар чүлдә Аллаһы Тәгаләгә каршы баш күтәреп,Аңа каршы гөнаһ кылудан туктамады.+
18 Алар җаннары теләгән ризык сорап,*Үз күңелләрендә Аллаһыга каршы чыкты.*+
19 Алар: «Аллаһы чүлдә табын җәя аламы соң?» — диеп,Аллаһыдан зарланды.+
20 Менә, ул кыяга сукты,Шунда сулар акты, су агымнары ургылды.+
Әмма алар: «Ул безгә шулай ук икмәк тә бирә аламы?
Ул үзенең халкын ит белән тәэмин итә аламы?» — диде.+
21 Йәһвә, аларны ишеткәч, бик нык ярсыды.+
Ягъкубка каршы ут+ кабынды,Исраилгә аның ачуы кабарды.+
22 Чөнки алар Аллаһыга иман итмәде,+Аның үзләрен коткара алуына ышанмады.
23 Шунда ул югарыдагы болытлы күкләргә әмер бирде,Күк ишекләрен ачты.
24 Ашарларына ма́нна яудырып торды,Күктән икмәк иңдерде.+
25 Кешеләр куәтле затларның* икмәген ашады.+
Ул аларга туярлык ризык бирде.+
26 Ул күкләрдә көнчыгыш җилен кузгатты,Үзенең кодрәте белән көньяк җилен истерде.+
27 Һәм аларга тузандай күп ит,Диңгез комыдай күп кошлар яудырды.
28 Ул аларны үзенең тукталу урынының уртасына,Үз чатырлары тирәли иңдерде.
29 Алар комсызланып ашады.
Ул аларга теләгәннәрен бирде.+
30 Әмма алар һаман да туймас иде,Һәм әле ризыклары авызларында чакта
31 Аллаһының аларга ачуы кабынды.+
Ул аларның көчле кешеләрен үтерде,+Исраилнең егетләрен һәлак итте.
32 Шуңа карамастан, алар тагы да күбрәк гөнаһ кылды+Һәм аның гаҗәеп эшләренә иман итмәде.+
33 Шуңа күрә ул аларның көннәренә чик куйды, гүя алар сулыш кына.+
Аларның еллары көтелмәгән дәһшәтләр белән тәмамланды.
34 Әмма ул аларны һәлак итә башлаганда, алар аны эзли иде,+Аллаһыга кире кайтып, аны эзләргә тотына иде;
35 Алар Аллаһы — үзләренең Кыясы+Һәм Ходай Тәгалә — үзләренең Йолучысы* икәнен исләренә төшерә иде.+
36 Шулай да алар аны телләре белән алдарга,Телләре белән аңа ялганларга тырышты.
37 Йөрәкләре аңа тугрылыксыз булды,+Алар аның килешүен тотмады.+
38 Әмма ул мәрхәмәтле иде,+Гөнаһларын кичерде һәм аларны һәлак итмәде.+
Ачудан кызып китәр урынынаУл күп тапкырлар үзенең ярсуын тыеп калды.+
39 Чөнки ул аларның тик кешеләр генә икәнлеген,+Исеп үтеп, кире кайтмаган җил кебек кенә булуларын* исендә тотты.
40 Ничәмә тапкыр алар чүлдә аңа каршы баш күтәрде,+Сахрада аны рәнҗетте!+
41 Кабат-кабат Аллаһыны сынады,+Исраилнең Изге Аллаһысын кайгыга төшерде.*
42 Алар аның кодрәтен,*Үзләрен дошманнан коткарган* көнне онытты,+
43 Аның Мисырда галәмәтләр күрсәткәнен+Һәм Суан җирендә могҗизалар кылганын,
44 Нил каналларын канга әйләндергәнен+Һәм елгаларыннан су эчә алмаганнарын онытты.
45 Ул аларны таларга кигәвен өерләре,+Җирләрен харап итәргә бакалар җибәрде.+
46 Ул аларның уңышын — комсыз саранчага,Хезмәт җимешләрен өерле саранчага бирде.+
47 Ул аларның йөзем агачларын — боз белән,+Сикомор агачларын боз бөртекләре белән суктырды.
48 Ул аларның йөк хайваннарына боз яудырды,+Малларын яшен белән суктырды.*
49 Ул алар өстенә үзенең ялкынлы ачуын җибәрде,Көчле ярсу, ачу-ризасызлык һәм газап,Бәла китерүче фәрештәләр гаскәрен җибәрде.
50 Ул үзенең ярсуына юл чистартты,Аларның җанын аямады,Кизү җибәреп, аларны кырып ташлады.
51 Ахыр чиктә, ул Мисырда беренче булып туган балаларның барысын да,+Хам чатырларында аларның ирлек куәтенең беренче җимешен һәләк итте.
52 Аннары ул үз халкын сарык көтүен чыгаргандай алып чыкты,+Аларны чүл буйлап көтүне йөрткәндәй йөртте.
53 Ул аларны хәвеф-хәтәрсез генә алып барды,Алар курку кичермәде.+
Диңгез сулары аларның дошманнарын күмеп китте.+
54 Ул аларны үзенең изге җиренә,+Уң кулы белән яулап алган шушы таулы җиргә алып килде.+
55 Ул халыкларны алар алдыннан куып җибәрде,+Үлчәү бавы белән үлчәп, аларга мирас бүлеп бирде,+Исраи́л кабиләләрен үз йортларына урнаштырды.+
56 Ләкин алар Аллаһы Тәгаләгә гел каршы чыгып торды,* аңа каршы баш күтәрде,+һәм аның искә төшерүләренә колак салмады.+
57 Алар аны калдырды һәм ата-бабалары кебек хыянәтче,+Бушаган җәя сыман ышанычсыз булды.+
58 Алар үзләренең изге биеклекләре белән аның күңелен рәнҗетте,*+Ясалган потлары белән аңарда көчле ярсу* уятты.+
59 Аллаһы, моны күреп, бик нык ярсыды+Һәм Исраилне тулысынча кире какты.
60 Ахыр чиктә, ул Шилодагы изге чатырны+ —Кешеләр арасында яшәгән чатырын ташлап китте.+
61 Ул үзенең кодрәт билгесен — әсирлеккә,Үзенең данын дошман кулына бирде.+
62 Ул үз халкын кылычтан кичертте,+Үзенең мирасына бик нык ярсыды.
63 Аның егетләрен ут йотты,Гыйффәтле кызларына туй җырлары җырланмады.
64 Аның руханилары кылычтан һәлак булды,+Аларның тол калган хатыннары еламады.+
65 Шунда Йәһвә йокыдан уянгандай уянды,+Шәрабтан айнып уянучы көчле кеше шикелле.+
66 Ул үз дошманнарын чигендерде,+Аларны мәңгегә мәсхәрәгә төшерде.
67 Ул Йосыфның чатырын кире какты,Ифраи́м кабиләсен сайламады.
68 Ләкин ул Яһүд кабиләсен сайлады,+Үзенең яраткан Сио́н тавын сайлап алды.+
69 Ул үзенең изге урынын күкләр кебек какшамас итте,*+Мәңгегә урнаштырган җир кебек итте.+
70 Ул үз хезмәтчесе Давытны сайлады,+Аны сарык утарларыннан алды,+
71 Бәрәннәрен имезгән сарыкларны караган хезмәтчесен чакырды.
Ул аны үз халкы Ягъкуб өстеннән —Үз мирасы Исраил өстеннән көтүче итеп куйды.+
72 Ул аларны саф йөрәк белән көтте,+Үзенең оста кулы белән йөртте.+
Искәрмәләр
^ Яки «үгет-нәсыйхәтемне».
^ Сүзгә-сүз «әзер булмаган».
^ Яки «буа».
^ Яки «җаннары өчен ризык сорап».
^ Сүзгә-сүз «Аллаһыны сынады».
^ Яки «фәрештәләрнең».
^ Яки «үч алучы Аллаһысы».
^ Я, бәлки, «Чыгып, кире кайтмый торган рух булуларын».
^ Яки «Аллаһысының күңелен әрнетте».
^ Сүзгә-сүз «кулын».
^ Сүзгә-сүз «йолып алган».
^ Я, бәлки, «Малларына көчле бизгәк җибәрде».
^ Сүзгә-сүз «Аллаһы Тәгаләне гел сынады».
^ Яки «ачуын чыгарды».
^ Яки «көнчелек».
^ Сүзгә-сүз «биеклекләрдәй төзеде».