Зәбур 79:1—13
Асафның+ җыры.
79 И Аллаһы, халыклар мирасыңны басып алды,+Изге гыйбадәтханәңне нәҗесләде,+Иерусалимны хәрабәләр өеменә әйләндерде.+
2 Алар хезмәтчеләреңнең мәетләрен күк кошларына азык итеп бирде,Тугрыларыңның гәүдәләрен җирдәге ерткыч хайваннарга бирде.+
3 Иерусалим буйлап аларның канын судай түкте,Аларны күмәргә кеше калмады.+
4 Без күршеләребез алдында мәсхәрәгә калдык,+Әйләнә-тирәбездәгеләр бездән көлә, безне мыскыллый.
5 И Йәһвә, кайчанга чаклы синең ачуың кабарып торыр? Мәңгеме?+
Ачу-ризасызлыгың тагын күпме уттай янар?+
6 Ярсуыңны сине танып белмәгән халыкларга,Исемеңне чакырмаган патшалыкларга яудыр.+
7 Чөнки алар Ягъкубны йотты,Аның туган җирен һәлак итте.+
8 Ата-бабаларыбызның җинаятьләре өчен безне гаепле дип санама.+
Безгә мәрхәмәтеңне күрсәтергә ашык,+Чөнки безне бик нык кимсетәләр.
9 И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз,+Данлыклы исемең хакына безгә ярдәм ит.
Исемең хакына коткар безне һәм гөнаһларыбызны кичер.+
10 Ник халыкларга: «Аларның Аллаһысы кая соң?» — дип әйтергә сәбәп бирергә?+
Хезмәтчеләреңнең түгелгән каны өчен үч алынганын халыклар белсен иде,Һәм бу безнең күз алдыбызда булсын иде.+
11 Тоткынның көрсенүен ишетсәң иде.+
Үлемгә хөкем ителгәннәрне бөек кодрәтең* белән сакла.*+
12 И Йәһвә, сине мыскыллаганнары өчен,+Күршеләребезгә җиделәтә түлә.+
13 Шулчак без — синең халкың һәм көтүлегеңдәге сарыкларың+ —Сиңа мәңге рәхмәтләр белдерербез,Буыннан-буынга сине мактарбыз.+