Зәбур 8:1—9

  • Аллаһының даны һәм кеше дәрәҗәсе

    • «Нинди мәһабәт синең исемең!» (1, 9)

    • «Кем соң ул үлемле кеше?!» (4)

    • Кешегә шөһрәт таҗы кидерелгән (5)

Дирижер өчен: гитти́т.* Давытның җыры. 8  И Раббыбыз Йәһвә, нинди мәһабәт синең исемең бөтен җир йөзендә! Син даныңны күкләрдән дә югарырак урнаштырдың!*+  Дошманны һәм үч алучыны тынсыз итәр өчен,Син үзеңә каршылык күрсәтүчеләргәБалалар белән сабыйларның+ телләре аша үз куәтеңне күрсәттең.  Кулларың* башкарган эшләреңә — күкләреңә,Син булдырган айга һәм йолдызларга карыйм да, уйланам:+  Кем соң ул үлемле кеше?! Шулай да син аны исеңдә тотасың. Адәм улы — кем соң ул?! Шулай да син аның хакында кайгыртасың.+  Син аны фәрештәләрдән* чак кына түбәнрәк итеп яраттың,Аның башына дан һәм шөһрәт таҗы кидердең.  Син аңа кулларың булдырган нәрсәләр өстеннән хакимлек бирдең,+Барысын да аның аяк астына салдың:  Бөтен вак һәм эре терлек,Шулай ук кыр хайваннары,+  Күктәге кошлар һәм диңгездәге балыклар,Зур дәрьяларны гизгән бар нәрсәләр — аның хакимлегендә.  И Раббыбыз Йәһвә, нинди мәһабәт синең исемең бөтен җир йөзендә!

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Синең даның күкләрдән дә югарырак игълан ителә!»
Сүзгә-сүз «Бармакларың».
Яки «Аллаһыга охшаш затлардан».