Зәбур 82:1—8

  • Гадел эш итүгә өндәү

    • Аллаһы «илаһлар арасында» хөкем итә (1)

    • «Гади кешене... яклагыз» (3)

    • «Сез — илаһлар» (6)

Асафның+ җыры. 82  Аллаһы изге җыенда* үз урынын ала,+Илаһлар* арасында хөкем итә һәм болай ди:+  «Кайчанга чаклы сез гаделсез хөкем итәрсез+Һәм явызларны өстен күрерсез?+ (Села)  Гади кешене һәм атасыз ятимне яклагыз.*+ Ярдәмчесез һәм мескен кеше белән гадел эш итегез.+  Гади кешене һәм ярлыны коткарыгыз,Аларны явыз бәндәләр кулыннан йолып алыгыз».  Хөкемчеләр белми дә, аңламый да.+ Алар караңгылыкта йөри,Җирнең бар нигезләре селкенә.+  Аллаһы әйтте: «Мин: „Сез — илаһлар*+,— дидем.—Сез барыгыз да — Аллаһы Тәгаләнең уллары.  Әмма сез нәкъ менә кешеләр кебек үләчәксез,+Бүтән мирзалар кебек һәлак булачаксыз!“»+  Күтәрел, и Аллаһы, җирне хөкем ит,+Чөнки бар халыклар — синеке.

Искәрмәләр

Яки «илаһи җыенда».
Яки «Алла кебекләр».
Яки «судта яклагыз».
Яки «алла кебекләр».