Зәбур 84:1—12
Дирижер өчен: гитти́т.* Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр.
84 Синең бөек чатырың нинди күркәм соң,*+И Гаскәрләр Иясе Йәһвә!
2 Бөтен барлыгым*
Йәһвәнең ишегалларына омтыла,Әйе, күңелем ашкынуыннан хәлсезләнеп беттем.+
Йөрәгем һәм тәнем, шатланып, тере Аллаһыга аваз сала.
3 И Гаскәрләр Иясе Йәһвә,Патшам һәм Аллаһым минем! Синең бөек мәзбәхең янындаХәтта кош та үзенә өй таба,Карлыгач үзенә оя кора,Анда ул үз балаларын карап үстерә.
4 Синең йортыңда яшәүчеләр бәхетле!+
Алар сине өзлексез мактый.+ (Села)
5 Синдә көч-куәт тапкан кешеләр бәхетле,+Аларның күңелләре йортыңа алып барган юлларда булырга тели.
6 Алар, Баха́ үзәне* аша үткәндә,Аны чишмәләр җиренә әйләндерә.
Һәм көзге яңгыр аны фатихаларга төрә.*
7 Аларның көченә көч кушылыр,+Һәрберсе Сионга Аллаһы хозурына бара.
8 И Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә, догамны ишет,И Ягъкуб Аллаһысы, тыңла. (Села)
9 Безнең калканыбыз+ һәм Аллаһыбыз, кара,*Майланган затыңның йөзенә күз сал.+
10 Чөнки синең ишегалларыңда бер көн булу башка җирдә үткәргән мең көннән дә яхшырак!+
Аллаһым йорты капкасы алдында басып торуныЯвызлык чатырларында яшәүдән өстен күрәм.
11 Йәһвә Аллаһы — безнең кояшыбыз+ һәм калканыбыз,+Ул үз илтифатын күрсәтә, безне данга төрә.
Сафлык юлыннан йөрүчеләрнеЙәһвә һичнинди игелектән аермас.+
12 И Гаскәрләр Иясе Йәһвә,Сиңа таянып яшәүче кеше бәхетле.+
Искәрмәләр
^ Яки «бөек чатырыңны нык яратам мин».
^ Яки «Җаным».
^ Яки «баха куаклары үзәне».
^ Я, бәлки, «Һәм нәсыйхәтче фатихаларга төренә».
^ Я, бәлки, «И Аллаһы, калканыбызга кара».