Зәбур 85:1—13

  • Аякка бастыру турында үтенү

    • Аллаһы тугрыларга «тынычлык хакында сөйләр» (8)

    • «Тугры мәхәббәт белән тугрылык бергә очрашыр» (10)

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр. 85  Син үз җиреңә илтифат күрсәттең,+ и Йәһвә,Әсирлеккә алынган Ягъкуб балаларын кире кайтардың.+  Син үз халкыңның җинаятьләрен кичердең,Аларның бөтен гөнаһларын ярлыкадың.*+ (Села)  Булган бар ярсуыңны син тыеп калдың,Ялкынлы ачуыңны туктаттың.+  И Коткаручы Аллаһыбыз, безне яңадан аякка бастыр,*Ачуыңны бездән читкә бор.+  Синең ачуың безгә мәңге кабарып торырмы?+ Син безгә буыннан-буынга ярсулы булырсыңмы?  Халкың синдә шатлык тапсын өчен,Син безне әллә яңадан җанландырмассыңмы?+  И Йәһвә, безгә тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+Коткаруыңны җибәр.  Мин Йәһвә Аллаһының әйткәннәрен тыңлыйм,Чөнки ул үзенең халкына — тугрыларына — тынычлык хакында сөйләр,+Тик алар кабаттан үзбелдекле булып китмәсен генә.+  Аның даны безнең җирдә яшәсен өчен,Үзен тирән хөрмәт итүчеләрне ул, һичшиксез, коткарачак.+ 10  Тугры мәхәббәт белән тугрылык бергә очрашыр,Тәкъвалык белән тынычлык култыклашып йөрер.*+ 11  Тугрылык җир куеныннан шытып чыгар,Тәкъвалык күкләрдән күз төшерер.+ 12  Әйе, Йәһвә яхшылык* белән бүләкләр,+Һәм җиребез үз уңышын бирер.+ 13  Тәкъвалык аның алдында йөрер,+Аның эзләренә сукмак салыр.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «капладың».
Яки «яңадан җый».
Сүзгә-сүз «үбешер».
Яки «муллык».