Зәбур 87:1—7

  • Сион — хак Аллаһының шәһәре

    • Алар Сионда туган (4—6)

Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр һәм көй. 87  Аллаһы шәһәренең нигезе — изге тауларда.+  Йәһвә Сио́н капкаларын+ Ягъкубның бөтен чатырларына караганда күбрәк ярата.  И хак Аллаһының шәһәре, синең хакта гаҗәеп нәрсәләр сөйлиләр.+ (Села)  Мин үземне танып белүчеләр санына Рәхә́б*+ белән Бабылны да кертермен,Шул исәптән Филисти́ белән Тирны һәм Кушны да. Һәрберсе турында: «Ул анда туган»,— дип әйтелер.  Ә Сион турында: «Бөтенесе дә анда туган»,— дип әйтелер. Һәм Аллаһы Тәгалә аны нык урнаштырыр.  Халыклар саны алынганда, Йәһвә аларның һәрберсе турында: «Ул анда туды»,— дип игълан итәр. (Села)  Җырчылар+ һәм әйлән-бәйлән биючеләр:+ «Бөтен чишмәләрем синдә»*+,— дип әйтер.

Искәрмәләр

Күрәсең, Мисыр турында.
Яки «Минем өчен син бар нәрсәнең чыганагы».