Зәбур 89:1—52

  • Йәһвәнең тугры мәхәббәте турында җырлау

    • Давыт белән төзелгән килешү (3)

    • Давытның токымын мәңгегә билгеләү (4)

    • Аллаһының майланганы Аны «Атам» дип атый (26)

    • Давыт белән төзелгән үзгәрмәс килешү (34—37)

    • Кеше Кабердән котыла алмый (48)

Маски́л.* Зирәхле+ Ита́н язган. 89  Мин Йәһвә күрсәткән тугры мәхәббәт турында мәңге җырлармын. Авызым белән синең тугрылыгыңны бар буыннарга билгеле итәрмен.  Мин: «Тугры мәхәббәт мәңгегә корылачак.+ Син тугрылыгыңны күкләрдә нык урнаштырдың»,— дидем.  Син әйттең: «Сайлаган хезмәтчем белән килешү төзедем,+Хезмәтчем Давытка ант иттем:+  „Мин токымыңны*+ мәңгегә билгеләрмен,Тәхетеңне бар буыннар өчен урнаштырырмын“».+ (Села)  И Йәһвә, күкләр синең могҗизаларыңны мактый,Әйе, изгеләр җыелышы тугрылыгыңны данлый.  Кем күкләрдә Йәһвәгә тиң?+ Аллаһының уллары*+ арасында кем Йәһвә күк?  Изгеләр җыены Аллаһыга тирән ихтирам күрсәтә,+Ул бөек һәм үзе янындагыларның барысында да курку-хөрмәт уята.+  И Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә,Йәһ, кем синең күк кодрәтле?+ Тугрылыгың сине уратып алган.+  Син ярсулы диңгез өстеннән хакимлек итәсең,+Дулкыннары котырынганда, аларны тынычландырасың.+ 10  Син Рәхәбне*+ тулысынча тар-мар итеп, һәлак иттең.+ Кодрәтле кулың белән дошманнарыңны таркаттың.+ 11  Күкләр синеке, җир дә синеке,+Җирне һәм аны тутырган һәрнәрсәне+ син булдырдың. 12  Төньякны һәм көньякны син барлыкка китердең,Табу́р+ һәм Хәрму́н+ шатлык белән исемеңне мактый. 13  Синең беләгең кодрәтле,+Кулың көчле синең,+Уң кулың югары күтәрелгән.+ 14  Тәкъвалык һәм гаделлек — тәхетеңнең нигезе,+Тугры мәхәббәт һәм тугрылык синең алдыңда тора.+ 15  Шатлыклы аваз салуның нәрсә икәнлеген белгән халык бәхетле.+ И Йәһвә, алар йөзеңнең яктылыгында йөри. 16  Алар синең исемеңә көне буе сөенә,Тәкъвалыгың аша югарылана. 17  Чөнки син аларның көчен шөһрәтле итәсең.+ Синең хуплавыңнан башыбыз* югары күтәрелә.+ 18  Безнең калканыбыз — Йәһвәдән,Патшабыз — Исраилнең Изге Аллаһысыннан.+ 19  Шулчак син күренеш аша үз тугрыларыңа болай дидең: «Куәтлегә мин көч бирдем,+Халык арасыннан сайланганны күтәрдем.+ 20  Мин хезмәтчем Давытны таптым,+Аны изге маем белән майладым.+ 21  Кулым аңа таяныч булыр,+Беләгем аны ныгытыр. 22  Һичбер дошман аңардан салым түләтмәс,Һичбер гаделсез бәндә аны җәберләмәс.+ 23  Дошманнарын аның алдында челпәрәмә китерермен,+Нәфрәт итүчеләрен һәлак итәрмен.+ 24  Тугрылыгым һәм тугры мәхәббәтем аның белән булыр,+Минем исемем аша аның куәте* югары күтәрелер. 25  Мин аның кулын* — диңгез өстенә,Уң кулын дәрьялар өстенә куярмын.+ 26  Ул миңа: «Син минем Атам,Аллаһым минем һәм коткаручы Кыям»+,— дияр. 27  Мин аны беренче угыл итеп,+Җирдәге патшалардан югарырак куярмын.+ 28  Мин аңа карата тугры мәхәббәтемне мәңге саклармын,+Аның белән төзегән килешүем беркайчан да өзелмәс.+ 29  Мин аның токымын* мәңгегә урнаштырырмын,Тәхетен күкләрдәй үзгәрмәс итәрмен.+ 30  Әгәр дә аның уллары канунымны калдырсаҺәм боерыкларым* буенча йөрмәсә, 31  Әгәр дә алар күрсәтмәләремне үтәмәсәҺәм әмерләремне тотмаса, 32  Мин аларны тыңламаганнары* өчен таяк белән җәзалармын,+Җинаятьләре өчен чыбыклармын. 33  Ләкин мин беркайчан да аны тугры мәхәббәтемнән аермам,+Вәгъдәмә дә тугрылыксыз булмам.* 34  Мин үз килешүемне бозмам,+Авызымнан чыккан сүземне үзгәртмәм.+ 35  Мин изгелегем белән бер тапкыр һәм мәңгегә ант иттем. Мин Давытка ялганламам.+ 36  Аның токымы* мәңге булыр,+Аның тәхете, алдымда торган кояштай, һәрвакыт торыр.+ 37  Ул күктәге тугры шаһит кебек,Ай шикелле мәңгегә нык урнашыр». (Села) 38  Әмма син үзең аңардан баш тартып, аны кире кактың,+Майланганыңа ачуың кабарды. 39  Син хезмәтчең белән төзегән килешүне кире кактың,Аның таҗын, җиргә ыргытып, нәҗесләдең. 40  Син аның бөтен таш стеналарын* җимердең,Ныгытмаларын хәрабәләргә әйләндердең. 41  Һәр үтеп баручы аны талап китә,Күршеләре өчен ул — хурлык.+ 42  Син аның дошманнарын җиңүчеләр иттең,*+Бар дошманнарын сөендердең. 43  Өстәвенә, син аның кылычын кире бордың,Аны сугышта чигенергә мәҗбүр иттең. 44  Син аның данын бетердең,Тәхетен җиргә атып бәрдең. 45  Син аның яшьлек көннәрен кыскарттың,Аны оятка киендердең. (Села) 46  И Йәһвә, кайчанга чаклы син бездән үзеңне яшерерсең? Мәңгеме?+ Тагын күпме ярсулы ачуың ут шикелле дөрләп торыр? 47  Гомеремнең никадәр кыска икәнлеген исеңә төшер!+ Кешеләрне барлыкка китерүең әллә юкка гына булдымы? 48  Беркайчан да үлем татымыйча кем яши ала?+ Кем үзен Кабер* хакимлегеннән коткара ала? (Села) 49  И Йәһвә, кая синең элекке тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләрең? Син аларны тугрылыгың буенча Давытка вәгъдә иткән идең.+ 50  И Йәһвә, хезмәтчеләреңне мыскыллаганнарын исеңә төшер,Бар халыкларның мыскыл итүләрен ничек кичергәнемне* хәтереңә төшер, 51  И Йәһвә, дошманнарыңның майланган затыңны ничек кимсеткәннәрен,Аның һәр адымын ничек хурлаганнарын исеңә төшер. 52  Йәһвә мәңге макталсын. Амин, амин!+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «орлыгыңны».
Яки «фәрештәләре».
Күрәсең, Мисыр я фиргавен турында.
Сүзгә-сүз «мөгезебез».
Сүзгә-сүз «мөгезе».
Яки «хакимлеген».
Сүзгә-сүз «орлыгын».
Яки «хөкем карарларым».
Яки «фетнә күтәргәннәре».
Сүзгә-сүз «Тугрылыгыма да хыянәт итмәм».
Сүзгә-сүз «орлыгы».
Яки «таш корылмаларын».
Сүзгә-сүз «дошманнарының уң кулын күтәрдең».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «куенымда йөрткәнемне».