Зәбур 9:1—20

  • Аллаһының гаҗәеп эшләре турында сөйләү

    • Йәһвә — ныклы сыеныч (9)

    • Аллаһы исемен белү аңа таяну дигән сүз (10)

Дирижер өчен: мут-лаббе́н.* Давытның җыры. א [әлиф]* 9  И Йәһвә, мин сине бөтен йөрәгем белән мактармын,Синең барлык гаҗәеп эшләрең турында сөйләрмен.+  Мин синдә сөенеч һәм зур шатлык табармын,И Аллаһы Тәгаләм, мин синең исемеңә мәдхияләр җырлармын.*+ ב [бәт]  Дошманнарым, чигенгәндә,+Синең алдыңда абынып, һәлак булыр.  Чөнки син хокукларымны һәм эшемне яклыйсың,Тәхетеңә утырып, гаделлек белән хөкем итәсең.+ ג [гимел]  Син халыкларны каты шелтәләдең,+ явызны юк иттең,Аларның исемнәрен мәңгегә бетердең.  Дошман бөтенләйгә юкка чыгарылды,Аларның шәһәрләрен син кырып бетердең,Алар бүтән хәтергә дә алынмас.+ ה [хе]  Йәһвә исә мәңге патшалык итә,+Ул гадел хөкем тәхетен нык урнаштырган.+  Ул җирне гаделлек белән хөкем итәчәк,+Халыкларга гадел хөкем карарлары чыгарачак.+ ו [вав]  Йәһвә җәберләнгән кешегә ныклы сыеныч* булыр,+Бәла-казалар вакытында ныклы сыеныч ул.+ 10  Исемеңне белүчеләр сиңа таяныр.+ Син, и Йәһвә, үзеңне эзләүчеләрне һичкайчан калдырмыйсың.+ ז [зәйин] 11  Сионда яшәүче Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,Халыклар арасында аның эшләрен игълан итегез.+ 12  Мескеннәрнең каны өчен үч алучы Аллаһы аларны исендә тота,+Ул аларның зар елавын һич онытмас.+ ח [хет] 13  И Йәһвә, илтифат кыл миңа;Мине үлем капкасыннан күтәрүче,+Күралмаучыларым аркасында ничек газап чигүемне күр. 14  Шулчак мин Сио́н шәһәре* капкалары алдында мактауга лаек эшләреңне игълан итә алырмын,+Коткару китергән эшләреңә шатланырмын.+ ט [тет] 15  Халыклар үзләре казыган чокырга егылып төште,Аяклары үзләре куйган ятьмәгә эләкте.+ 16  Йәһвә үз хөкемнәрен гамәлгә ашыруы белән билгеле.+ Явызны үз кулы кылган эше тозакка каптырды.+ Хиггайон.* (Села) י [йод] 17  Явызлар,Аллаһыны оныткан бар халыклар Кабергә* төшәчәк. 18  Ә ярлы бөтенләйгә онытылмас,+Юашларның өмете һичкайчан сүрелмәс.+ כ [каф] 19  И Йәһвә, күтәрел! Үлемле кешегә өстен чыгарга юл куйма. Халыклар синең каршыңда хөкем ителсен.+ 20  Аларны куркуга төшер, и Йәһвә,+Халыклар үзләренең бары үлемле кешеләр генә булуларын белсеннәр. (Села)

Искәрмәләр

Евр. әлифбасында беренче хәреф. Бу мәдхия төп нөсхәдә алфавит тәртибендә язылган.
Яки «көй уйнармын».
Яки «куркынычсыз биеклек».
Сүзгә-сүз «кыз Сион».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.