Зәбур 90:1—17

  • Аллаһы мәңгелек, кеше кыска гомерле

    • «Мең ел кичә үтеп киткән көн шикелле» (4)

    • Кеше гомере 70—80 ел (10)

    • «Көннәребезне санарга өйрәт» (12)

Аллаһы кешесе Мусаның догасы.+ 90  И Йәһвә, буыннан-буынга син — безнең өчен яшәү урыны.*+  Таулар туганчы,Син җирне һәм җиһанны булдырганчы,*+Мәңгедән-мәңгегә син — Аллаһы.+  Син үлемле кешене туфракка кайтарасың,«Адәм уллары, кайтыгыз»,— дип әйтәсең.+  Синең күзеңдә мең ел кичә үтеп киткән көн шикелле,+Төннең бер өлеше* шикелле.  Син аларны кинәт алып китәсең,+ һәм алар төш кебек юк була. Иртән алар — үсеп чыккан үлән шикелле.+  Ул иртән ачылып, яңара,Ә кичен шиңә дә корып бетә.+  Синең ачуыңнан без юк ителәбез,+Ярсуыңнан котыбыз алына.  Сиңа безнең җинаятьләребез билгеле,*+Яшерен эшләребез йөзеңнең яктылыгы белән фаш ителә.+  Көннәребез* ярсулы ачуыңнан сүнә,Елларыбыз тик бер пышылдау* кебек бетә бара. 10  Гомер көннәребез — 70 ел,Ә бик нык булсак — 80 ел.+ Әмма алар бәла һәм газап белән тулы. Алар тиз уза, һәм без юк булабыз.+ 11  Ярсуыңның көчен кем үлчи ала? Ярсулы ачуың үзең лаек булган тирән хөрмәт кебек үк бөек.+ 12  Көннәребезне санарга өйрәт,+Шулчак без зирәк йөрәкле булырбыз. 13  И Йәһвә, кайт!+ Бу тагын күпме булыр?+ Хезмәтчеләреңне кызган.+ 14  Иртән безне тугры мәхәббәтең+ белән туендыр,Шулчак без шатланып аваз салырбыз һәм гомер буе сөенербез.+ 15  Ничәмә көннәр газап чиктергән булсаң,+Ничәмә еллар бәла кичергән булсак, шатлыгыбыз да шулкадәр булсын.+ 16  Хезмәтчеләрең эшләреңә күз салсын иде,Аларның уллары бөеклегеңне күрсен иде.+ 17  Аллаһыбыз Йәһвәнең илтифаты өстебездә булсын иде,Кулларыбыз кылган эшләрне уңдырсаң* иде. Әйе, кулларыбыз кылган эшләрне уңдырсаң* иде.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «безнең сыенычыбыз».
Яки «тулгак тоткандагыдай булдырганчы».
Сүзгә-сүз «бер сагы». Төн, күрәсең, өч өлешкә бүленгән булган. Аның һәр өлеше як. 4 сәгать дәвам иткән.
Сүзгә-сүз «Син җинаятьләребезне үз алдыңа куясың».
Яки «Гомеребез».
Яки «сулыш».
Яки «ныгытсаң».
Яки «ныгытсаң».