Зәбур 91:1—16

  • Яклау — Аллаһының яшерен урынында

    • «Кош аулаучының тозагыннан» коткарылу (3)

    • Сыеныч — Аллаһының канатлары астында (4)

    • Меңнәр егылса да, исән-имин (7)

    • Фәрештәләр саклый (11)

91  Аллаһы Тәгаләнең яшерен урынында яшәүче һәркем+ Чиксез Кодрәт Иясенең күләгәсе астына ышыкланыр.+  Мин Йәһвәгә: «Син минем сыенычым һәм ныгытмам,+ Таянган Аллаһым минем»+,— диярмен.  Ул сине кош аулаучының тозагыннан,Һәлакәтле кизүдән коткарыр.  Үз каурыйлары белән сине каплап торыр,*Аның канатлары астында син сыеныч табарсың.+ Аның тугрылыгы+ синең өчен зур калкан+ һәм яклап торган дивар* булыр.  Син төн дәһшәтләреннән дә,+Көндез очкан уклардан да курыкмассың.+  Караңгылыкта качып-посып килүче кизүдән дә,Көпә-көндез харап итүче һәлакәттән дә курыкмассың.  Меңәү — синең яныңда,Ун меңәү уң ягыңда егылыр,Әмма сиңа берни булмас.+  Син бары тик карап кына торырсыңҺәм явызларның җәзага тартылуына шаһит булырсың.  «Йәһвә — сыенычым минем»,— диеп,Син Аллаһы Тәгаләне үз яшәү урының* иттең.+ 10  Башыңа һичбер кайгы-хәсрәт төшмәс,+Чатырыңа һичнинди бәла-каза якынлашмас. 11  Чөнки ул үз фәрештәләренә+ синең турында боерык бирер,Сине бар юлларыңда сакларга кушар.+ 12  Алар сине, аякларың ташка бәрелмәсен өчен,+Кулларына күтәреп алып барачак.+ 13  Син яшь арысланга һәм кобрага басарсың,Яллы арысланны һәм зур еланны таптарсың.+ 14  Аллаһы болай диде: «Мине яратканы өчен,* аны коткарырмын.+ Исемемне белгәне* өчен, аны яклармын.+ 15  Ул мине чакырыр, һәм мин аңа җавап бирермен.+ Кайгы-хәсрәтле чагында мин аның белән булырмын.+ Мин аны коткарырмын һәм данлармын. 16  Аны озын гомер белән туендырырмын,+Аңа коткару китерүче эшләремне күрсәтермен».+

Искәрмәләр

Яки «сиңа якынлашу юлына тоткарлык ясар».
Яки «вал».
Я, бәлки, «ныгытмаң; сыенычың».
Сүзгә-сүз «Ул үзен миңа беректергәне өчен».
Яки «таныганы».