Зәбур 92:1—15

  • Йәһвәнең дәрәҗәсе мәңге югары булыр

    • Аның эшләре бөек, уйлары тирән (5)

    • «Тәкъвалар исә финик пальмасы шикелле гөрләп үсәр» (12)

    • Олы яшьтәгеләр «җимеш биреп торыр» (14)

Шимбә көне җыры. Мәдхия. 92  И Йәһвә, сиңа рәхмәтләр белдерү,+И Аллаһы Тәгалә, исемеңә мәдхияләр җырлау* шундый яхшы!  Иртән тугры мәхәббәтең+ турында сөйләү,Төннәрен тугрылыгың турында игълан итү,  Ун кыллы уен коралы һәм лю́тня* көенә,Арфаның аһәңле тавышына кушылып җырлау шундый яхшы!+  И Йәһвә, син мине үз эшләрең белән сөендерәсең,Һәм мин кулларың кылган эшләреңә шатланып, аваз салам.  Эшләрең нинди бөек синең, и Йәһвә!+ Уйларың нинди тирән!+  Аңсыз адәм боларны белә алмый,Акылсыз кеше шуны аңлый алмый:+  Явызлар чүп үләне* кебек үсә,Бөтен яманлык кылучылар чәчәк ата,Әмма бу — алар мәңгегә юк ителсеннәр өчен генә.+  Синең дәрәҗәң исә, и Йәһвә, мәңге югары булыр.  И Йәһвә, дошманнарыңа тантаналы караш белән кара,Күр, дошманнарың ничек һәлак булачак,Бар явызлык кылучылар таркалачак.+ 10  Әмма син миңа кыргый үгезнекедәй көч* бирерсең. Мин тәнемне саф май белән майлармын.+ 11  Күзләрем дошманнарыма тантана белән карар,+Колакларым миңа һөҗүм итүче явыз бәндәләрнең һәлакәте хакында ишетер. 12  Тәкъвалар исә финик пальмасы шикелле гөрләп үсәр,Ливандагы эрбет агачы күк күтәрелер.+ 13  Алар Йәһвәнең йортына утыртылган. Алар Аллаһыбызның ишегалларында гөрләп үсә.+ 14  Хәтта картлык көннәрендә дә* алар җимеш биреп торыр,+Элеккечә көч-дәрманлы* һәм нык булыр,+ 15  Йәһвәнең намуслы булуын игълан итәр. Ул — Кыям минем,+ юк аңарда гаделсезлек.

Искәрмәләр

Яки «көй уйнау».
Кыллы уен коралының бер төре.
Яки «үлән».
Сүзгә-сүз «мөгез».
Яки «Чәчләренә чал кергәндә дә».
Сүзгә-сүз «көр».