Зәбур 93:1—5

  • Йәһвәнең шөһрәтле идарәсе

    • «Йәһвә Патша булды!» (1)

    • «Искә төшерүләрең синең бик ышанычлы» (5)

93  Йәһвә Патша булды!+ Ул шөһрәткә төренгән,Йәһвә төренгән кодрәткә. Ул аны билбау итеп буып йөри. Җир нык урнаштырылган,Ул кузгалмас.*  Тәхетең борынгыдан ук нык урнаштырылган,+Син электән үк барсың.+  Дәрьялар ургылды, күтәрелде, и Йәһвә,Дәрьялар ургылды, үкерде. Дәрьялар ургылып, гөрселдәп ага.  Әмма син, и күкләрдәге мәһабәтле Йәһвә,+Күп сулар тавышыннан көчлерәк,Диңгезнең ярсулы дулкыннарыннан куәтлерәк.+  Искә төшерүләрең синең бик ышанычлы,+Изгелек йортыңны мәңге бизәп тора,*+ и Йәһвә.

Искәрмәләр

Яки «какшамас».
Яки «йортыңа гел килешеп тора».