Зәбур 95:1—11
95 Килегез, Йәһвәгә шатланып аваз салыйк!
Коткаручы Кыябызга тантана белән аваз салыйк.+
2 Әйдәгез, аның алдына рәхмәтләр белән килик,+Аңа җырлыйк һәм тантана белән аваз салыйк.
3 Чөнки Йәһвә — бөек Аллаһы,Башка барлык илаһлар өстеннән бөек Патша.+
4 Җир тирәнлекләре аның кулында,Тау башлары — аныкы.+
5 Диңгез аныкы, аны ул барлыкка китергән,+Җирне аның куллары бар иткән.+
6 Килегез, гыйбадәт кылыйк, сәҗдә кылыйк,Безне Яратучы Йәһвә алдында тез чүгик.+
7 Чөнки ул безнең Аллаһыбыз,Ә без аның көтүлегендәге халык,Аның кайгыртуындагы сарыклар.*+
Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән,+
8 Ата-бабаларыгыз Масса́һ* көнне чүлдә+Мәрибә́* янында үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез.+
9 Ул вакытта алар мине сынады,+Кылган эшләремне күргән булсалар да, миңа каршы чыкты.+
10 40 ел буе мин шул буынга карата җирәнү хисе тойдым һәм:
«Бу халыкның йөрәге һәрвакыт адаша,Алар минем юлларыма төшенмәделәр»,— дидем.
11 Шунда ачуым чыгып:
«Алар минем тынычлыгыма кермәячәк»,— дип ант иттем.+