Зәбур 96:1—13

  • «Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз»

    • Йәһвә «иң зур мактауга лаек» (4)

    • Халыкларның илаһлары файдасыз (5)

    • Изге киемдә гыйбадәт кылу (9)

96  Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз.+ Бөтен җир, Йәһвәгә җырла!+  Йәһвәгә җырлагыз, аның исемен мактагыз. Аның коткаруы турындагы яхшы хәбәрне көн саен белдерегез.+  Аның данын милләтләр арасында игълан итегез,Гаҗәеп эшләрен бөтен халыкларга сөйләгез.+  Йәһвә бөек һәм иң зур мактауга лаек. Аның кебек курку-хөрмәт уятырдай бүтән илаһ юк.  Халыкларның барлык илаһлары — файдасыз илаһлар,+Ә Йәһвә — күкләрне барлыкка китергән Ходай.+  Бөеклек* һәм мәһабәтлек — аның хозурында,+Көч-куәт һәм матурлык — аның изге урынында.+  Кабиләләр, Йәһвәгә тиешлесен бирегез,Даны һәм кодрәте өчен Йәһвәгә тиешлесен бирегез.+  Йәһвәне исеме өчен данлагыз,+Бүләк китерегез һәм аның ишегалларына керегез.  Йәһвәгә изге киемдә* гыйбадәт кылыгыз. Бөтен җир, аның алдында калтырап тор! 10  Халыклар арасында: «Йәһвә Патша булды!+ Җир нык урнаштырылган, ул кузгалмас.* Ул халыкларны гадел хөкем итәр»*+,— дип игълан итегез. 11  Күкләр шатлансын, җир куансын,Диңгез гөрселдәсен, аны тутырган бар нәрсә шауласын.+ 12  Кырлар һәм андагы һәрнәрсә шатлансын,+Урмандагы бар агачлар, сөенеп, Йәһвә алдында аваз салсын,+ 13  Чөнки ул килә,*Җирне хөкем итәргә килә. Ул җир йөзен — тәкъвалык белән,Кешеләрне тугрылык белән хөкем итәчәк.+

Искәрмәләр

Яки «Дан-шөһрәт».
Я, бәлки, «изгелегенең мәһабәтлеге өчен».
Яки «какшамас».
Яки «халыкларның эшен гадел яклар».
Яки «килде».