Зәбур 97:1—12

  • Йәһвә башка илаһлардан югары

    • «Йәһвә Патша булды!» (1)

    • Йәһвәне яратыгыз, яманлыкны нәфрәт итегез (10)

    • Тәкъва кеше өчен яктылык (11)

97  Йәһвә Патша булды!+ Җир шатлансын.+ Күп санлы утраулар сөенсен.+  Аның тирәли — болытлар һәм куе караңгылык,+Тәкъвалык һәм гаделлек — тәхетенең нигезе.+  Аның алдыннан ут килә+Һәм һәр яктан дошманнарын йота бара.+  Яшьнәгән яшеннәре җир йөзен яктырта;Җир, моны күреп, тетрәнә.+  Таулар балавыздай эреде Йәһвә каршында,+Бөтен җирнең Хуҗасы алдында.  Күкләр аның тәкъвалыгын игълан итә,Һәм бар халыклар аның данын күрә.+  Потларга табынучыларның һәммәсе,+Файдасыз илаһлары белән мактанучыларның һәммәсе оятка калсын.+ Барлык илаһлар, аңа сәҗдә кылыгыз.*+  Сио́н, ишетеп, шатлана;+Синең хөкемнәреңәЯһүднең кечкенә шәһәрләре* сөенә, и Йәһвә.+  Чөнки син, и Йәһвә, бөтен җир өстеннән Аллаһы Тәгалә,Син барлык башка илаһлардан күпкә югары.+ 10  Әй Йәһвәне яратучылар, яманлыкны нәфрәт итегез.+ Ул үз тугрыларының җаннарын саклый,+Ул аларны явызларның кулыннан* коткара.+ 11  Тәкъва кеше өчен яктылык балкып китте,+Йөрәкләре намуслы булганнар өчен шатлык килде. 12  Әй тәкъвалар, Йәһвәдә шатлык табыгыз,Аның изге исеменә* рәхмәтләр белдерегез.

Искәрмәләр

Яки «аңа табыныгыз».
Сүзгә-сүз «кызлары».
Яки «хакимлегеннән».
Сүзгә-сүз «истәлегенә; искә алуына».