Зәбур 99:1—9

  • Йәһвә — изге Патша

    • «Керубимнәр өстеннән тәхеттә утыра» (1)

    • Аллаһы кичерә һәм җәза бирә (8)

99  Йәһвә Патша булды+ — халыклар тетрәнсен. Ул керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыра+ — җир селкенсен.  Йәһвә Сионда бөеклеген күрсәтте,Ул бөтен халыклардан югары тора.+  Алар синең бөек исемеңне мактасын,+Чөнки ул курку-хөрмәт уята һәм изге.  Ул гаделлек яратучы кодрәтле патша.+ Син дөреслекне нык урнаштырдың,Ягъкубта гаделлек һәм тәкъвалык+ булдырдың.  Аллаһыбыз Йәһвәне югарылагыз+ һәм аның аяк астында сәҗдә* кылыгыз,+Ул изге.+  Муса белән Һарун аның руханилары санына керде,+Ишмуи́л аның исемен чакыручылар арасында иде.+ Алар Йәһвәне чакырганда,Ул аларга җавап бирде.+  Ул аларга болыт баганасыннан сөйләде.+ Алар аның искә төшерүләрен һәм бирелгән күрсәтмәләрен саклады.+  И Йәһвә Аллаһыбыз, син аларга җавап бирдең,+Аларга карата кичерүчән булдың,+Шулай да гөнаһлы эшләре өчен аларга җәза бирдең.+  Аллаһыбыз Йәһвәне югарылагыз,+Аның изге тавы алдында сәҗдә* кылыгыз,+Чөнки безнең Аллаһыбыз Йәһвә изге ул.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «арасында».
Яки «гыйбадәт».
Яки «гыйбадәт».