Зәкәрия 1:1—21
1 Да́рийның идарә итүенең икенче елында,+ 8 нче айда Йәһвә Иддә́й улы Бирәхинең улы Зәкәрия́* пәйгамбәргә+ болай диде:
2 «Йәһвә ата-бабаларыгызга бик нык ярсыды.+
3 Аларга болай диген: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Миңа кайтыгыз! — дип игълан итә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Һәм мин дә сезгә кайтырмын“+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә“.
4 Үз ата-бабаларыгыз кебек булмагыз. Элекке пәйгамбәрләр аларга: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Зинһар, борылыгыз;* яман юлларыгызны һәм явыз эшләрегезне калдырыгыз“+,— дип игълан иткән иде.
„Әмма алар тыңламады һәм миңа колак салмады“+,— дип әйтә Йәһвә.
5 Әйе, ата-бабаларыгыз үлде, пәйгамбәрләр дә инде тере түгел.
6 Әмма хезмәтчеләрем пәйгамбәрләр аша җиткергән сүзләрем белән карарларымның үтәлешеннән ата-бабаларыгыз кача алмады түгелме?+ Моны танып, алар: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә, үзе алдан әйткәнчә, нәкъ безнең юлларыбызга һәм эшләребезгә карап эш итте“+,— диделәр».
7 Да́рийның идарә итүенең икенче елында,+ 11 нче айның, ягъни шиба́т* аеның, 24 нче көнендә мин, Иддәй улы Бирәхинең улы Зәкәрия пәйгамбәр, Йәһвәдән бер күренеш алдым.
8 Төнлә күргән күренеш шундый иде: менә, кызыл атка бер адәм атланган. Ул уйсулыкта, мирт агачлары арасында басып тора. Аның артында кызыл, кызгылт көрән һәм ак атлар тора.
9 Шунда мин: «Әфәндем, бу җайдаклар кемнәр алар?» — дип сорадым.
Минем белән сөйләшкән фәрештә миңа: «Мин сиңа аларның кем икәнен күрсәтәм»,— диде.
10 Мирт агачлары арасында торган теге адәм: «Болар — Йәһвә тарафыннан җирне йөреп чыгарга җибәрелгәннәр»,— диде.
11 Алар мирт агачлары арасында торган Йәһвә фәрештәсенә болай диде: «Без җирне йөреп чыктык һәм бөтен җир йөзендә тынычлык, тынлык хөкем сөргәнен күрдек».+
12 Шунда Йәһвә фәрештәсе: «И Гаскәрләр Иясе Йәһвә, кайчанга хәтле син Иерусалимга һәм Яһүд шәһәрләренә үз мәрхәмәтеңне күрсәтми торырсың?+ Син аларга шул 70 ел буе ачу-ризасызлык белдереп тордың»+,— дип әйтте.
13 Йәһвә минем белән сөйләшкән фәрештәгә игелекле һәм юанычлы сүзләр әйтеп җавап кайтарды.
14 Аннары минем белән сөйләшкән фәрештә миңа болай диде: «Игълан ит: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин Иерусалимга һәм Сионга карата көчле ашкыну белән янып торам.+
15 Гамьсез яшәүче халыкларга карата мин бик ачулы,+ чөнки ачу-ризасызлыгым бигүк көчле түгел иде,+ алар исә тагы да күбрәк бәла өстәде“.+
16 Шуңа күрә Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин Иерусалимга мәрхәмәт белән кайтам.+ Анда миңа йорт торгызылачак+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— һәм Иерусалим өстеннән үлчәү бавы сузылачак“.+
17 Тагын шуны игълан ит: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Шәһәрләрем кабат игелегемне татып яшәр. Мин, Йәһвә, Сионны кабат юатачакмын,+ Иерусалимны кабат сайлаячакмын“».+
18 Аннары мин күренештә дүрт мөгез күрдем.+
19 Шунда минем белән сөйләшкән теге фәрештәдән мин: «Бу нинди мөгезләр?» — дип сорадым. Ул миңа: «Болар Яһүд,+ Исраи́л+ һәм Иерусалимны+ тараткан мөгезләр»*,— дип җаваплады.
20 Аннары Йәһвә миңа 4 останы күрсәтте.
21 Мин: «Алар нәрсә эшләргә килә?» — дип сорадым. Ул миңа болай диде: «Теге мөгезләр Яһүдне һичкем башын күтәрә алмаслык итеп тараткан иде. Шушы осталар аларны куркытып, халыкларның Яһүд җиренә каршы аның халкын тарату өчен күтәргән мөгезләрен сындырып төшерер өчен киләчәк».