Зәкәрия 12:1—14

  • Йәһвә Яһүд белән Иерусалимны яклаячак (1—9)

    • Иерусалим — «авыр таш» (3)

  • Үзләре чәнчегән адәм турында иңрәп елау (10—14)

12  Аллаһының хәбәре: «Минем, Йәһвәнең, Исраи́л турындагы сүзем шундый,— дип игълан итәКүкләрне җир өстеннән җәйгән,+Җирнең нигезен салган+Һәм адәмнең эчендәге рухны* бар иткән Йәһвә,—  Мин Иерусалимны тирә-яктагы халыкларны айкалып-чайкалып йөрергә мәҗбүр итүче касә итәчәкмен. Яһүд, шул исәптән Иерусалим, камауга алыначак.+  Ул көнне мин Иерусалимны бөтен халыклар өчен авыр* таш итәчәкмен. Аны күтәргән һәркем нык имгәнәчәк,+ һәм җир йөзендәге бөтен халыклар аңа каршы җыелачак.+  Ул көнне,— дип әйтә Йәһвә,— мин бөтен атларны куркытып бетерәчәкмен, ә җайдакларын акылдан яздырачакмын. Мин Яһүд йортына күз салып карап торачакмын, ә халыкларның бөтен атларын сукыр итәчәкмен.  Яһүд шәехләре* үз күңелләреннән: „Иерусалим халкы — безнең куәтебез, чөнки көч-куәт аларның Аллаһылары Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән килә“+,— дип әйтәчәк.  Ул көнне мин Яһүд шәехләрен урман эчендәге утлы казан шикелле һәм урылган иген теземенә+ ташланган факел шикелле итәрмен. Алар тирә-яктагы бөтен халыкларны уңнан-сулдан ялмап алачак,+ һәм Иерусалим халкы кабат үз җирендә* — Иерусалимда яшәячәк.+  Давыт йортының даны* һәм Иерусалим халкының даны* Яһүднекеннән өстен булмасын өчен, Йәһвә башта Яһүд чатырларын коткарачак.  Ул көнне Йәһвә Иерусалим халкын һәрьяклап яклаячак.+ Ул көнне аларның абынып егылганы* — Давыт кебек көчле, ә Давыт йорты Аллаһыдай куәтле, Йәһвәнең алар алдыннан баручы фәрештәсе+ шикелле булачак.  Ул көнне мин Иерусалимга каршы яу белән килгән халыкларның барысын җир йөзеннән тәгаен юк итәчәкмен.+ 10  Мин Давыт йортын һәм Иерусалим халкын хуплау* һәм ялвару рухы белән сугарырмын. Һәм алар үзләре чәнчегән адәмгә карап торачак,+ аның турында үзләренең бердәнбер улы турында елагандай иңрәп елаячак һәм беренче угыллары турында кайгыргандай каты кайгырачак. 11  Ул көнне Иерусалимда Мегиддо́ үзәнендәге+ Һададриммунда елагандай каты елаячаклар. 12  Бөтен ил* зар елаячак, һәрбер кабилә аерым елаячак: Давыт йорты кабиләсе аерым һәм аларның хатын-кызлары аерым елаячак; Ната́н йорты+ кабиләсе аерым һәм аларның хатын-кызлары аерым елаячак; 13  Ле́ви йорты+ кабиләсе аерым һәм аларның хатын-кызлары аерым елаячак; шимгыйлылар+ кабиләсе аерым һәм аларның хатын-кызлары аерым елаячак; 14  һәм калган барлык кабиләләр — һәр кабилә аерым һәм аларның хатын-кызлары аерым елаячак.

Искәрмәләр

Яки «сулышны».
Яки «бәлале».
Шәех — кабилә башлыгы.
Яки «законлы урынында».
Яки «күркәмлеге».
Яки «күркәмлеге».
Яки «иң көчсезе».
Яки «илтифат».
Яки «җир».