Зәкәрия 14:1—21
14 Менә, бер көн — Йәһвәнең көне килә. Ул көнне синнән* кулга төшерелгән ганимәт синең араңда бүленәчәк.
2 Мин бөтен халыкларны Иерусалимга каршы сугышка җыячакмын. Шәһәрне басып алачаклар, йортларны талап чыгачаклар, ә хатын-кызларны мәсхәрә итәчәкләр. Шәһәрнең яртысы әсирлеккә китәчәк, калганнары исә шәһәрдә калачак.
3 Һәм Йәһвә шул халыкларга каршы чыгып,+ моңарчы сугыш көнендә сугышкандай сугышачак.+
4 Ул көнне аның аяклары Иерусалимның көнчыгыш ягындагы Зәйтүн тавында+ торачак. Зәйтүн тавы көнчыгыштан көнбатышка* таба икегә ярылып, гаять зур үзән хасил булачак, һәм тауның бер яртысы — төньякка, икенче яртысы көньякка күчәчәк.
5 Сез минем тауларым арасындагы үзәнгә качачаксыз, чөнки таулар арасындагы үзән Азилга кадәр үк сузылачак. Сез Яһүд патшасы Узия́ заманындагы җир тетрәүдән+ качкандай качачаксыз. Шунда Аллаһы Йәһвә үзенең барлык изге затлары белән бергә киләчәк.+
6 Ул көнне нурлы яктылык булмаячак,+ бөтен нәрсә катып калачак.*
7 Бу көн Йәһвәнең көне буларак билгеле булачак.+ Ул вакытта көн белән төн, төн белән көн алышынмаячак, һәм кичке вакытта якты булачак.
8 Ул көнне Иерусалимнан тереклек сулары агып чыгып,+ бер яртысы көнчыгыш диңгезгә* таба,+ икенче яртысы көнбатыш диңгезгә* таба+ агачак. Җәен дә, кышын да шулай булачак.
9 Һәм Йәһвә бөтен җир өстеннән Патша булачак.+ Ул көнне Йәһвә бердәнбер Аллаһы булачак,+ һәм аның гына исемен таныячаклар.+
10 Гебәдән+ алып Иерусалимның көньягындагы Риммунга+ кадәр бөтен җир Араба́+ кебек булачак. Иерусалим үз урынында калкып, Биньями́н капкасыннан+ алып Беренче капкага һәм Почмак капкасына кадәр һәм Һанане́л манарасыннан+ алып патшаның йөзем изгечләренә* кадәр халык белән тулачак.+
11 Анда халык җирләшәчәк, һәм ул бүтән беркайчан да юк ителүгә хөкем ителмәячәк.+ Иерусалим иминлектә яшәячәк.+
12 Иерусалимга каршы яу белән чыккан бар халыкларга Йәһвә шундый җәза җибәрәчәк:+ тере була торып, аларның тәннәре череп бетәчәк, күзләре — күз чокырында, телләре авызларында череячәк.
13 Ул көнне Йәһвә аларның күпләрен аптырашта калдырачак, һәм һәрберсе үз якынының кулына килеп ябышачак һәм үз якынына кул күтәрәчәк.*+
14 Яһүд тә Иерусалимда сугышта катнашмый калмаячак һәм тирә-яктагы бар халыкларның байлыкларын: күп-күп алтын-көмешләрен һәм киемнәрен кулга төшерәчәк.+
15 Атлар, качырлар, дөяләр, ишәкләр һәм дошман лагерьларындагы башка бөтен мал-туарны да шундый ук җәза көтә.
16 Иерусалимга каршы яу белән чыккан халыкларның калдыгы ел саен,+ килеп, Патшага — Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә гыйбадәт кылачак+ һәм Куыш* кору бәйрәмен уздырачак.+
17 Ә җир йөзендәге халыклар арасыннан берәрсе Патшага — Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә сәҗдә кылу өчен Иерусалимга килмәсә, аның җирендә яңгыр булмаячак.+
18 Мисыр халкы да килмәсә, шәһәргә кермәсә, алар җирендә яңгыр булмаячак. Йәһвә аларны Куыш кору бәйрәменә килмәгән халыкларны җәзалагандай җәзалаячак.
19 Мисырның гөнаһы һәм Куыш кору бәйрәменә килмәгән барлык халыкларның гөнаһы өчен җәзасы менә шундый булачак.
20 Ул көнне атларның кыңгырауларына „Йәһвә изге ул!“+ дигән сүзләр язылачак. Йәһвә йортындагы казаннар+ мәзбәх алдындагы савытлар+ кебек булачак.
21 Иерусалимдагы һәм Яһүдтәге һәр казан изге булачак һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәнеке булып китәчәк. Корбан китерүчеләрнең һәммәсе, килеп, аларның кайберләрен ит пешерү өчен кулланачак. Шул көннән башлап Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең йортында һичбер кәнганлы* булмаячак».+
Искәрмәләр
^ Ягъни 2 нче шигырьдә әйтелгән шәһәрдән.
^ Сүзгә-сүз «диңгезгә».
^ Ягъни суыктан каткандай.
^ Ягъни Урта диңгезгә.
^ Ягъни Үле диңгезгә.
^ Яки «изү чаннарына».
^ Яки «һөҗүм итәчәк».
^ Яки «Вакытлы торак».
^ Я, бәлки, «сатучы».